Тел байлыгы – горурлык ул
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы көн кысаларында,һәрбер мәктәптә төрле класстан тыш чаралар үткәрелә. Карабаш 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары катнашында Туган тел көненә багышланган "Минем туган телем" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Әдәби кичәне алып баручы татар, рус...
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы көн кысаларында,һәрбер мәктәптә төрле класстан тыш чаралар үткәрелә. Карабаш 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары катнашында Туган тел көненә багышланган "Минем туган телем" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Әдәби кичәне алып баручы татар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Илмира Нуруллина белән Мария Соловьева, иң башлап, укучыларга үз туган телеңне өйрәнүнең кирәклеге, ана теленең байлыклары турында тәфсилләп аңлаттылар. Аннары сүз укучыларга бирелде. Алар татар һәм рус телләрендә яттан шигырьләр сөйләделәр. Укучылар үз ана телләренең бөеклеген исбатларга тырыштылар. Кичә ахырында шушы юллар авторының Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен тәэсирле итеп яттан сөйләве укучылар күңелендә бигрәк тә тирән эз калдырды. Кичә Габдулла Тукайның "Туган тел" дигән үлемсез шигъри юллары белән тәмамланды.
Минзилә ВӘЛИӘХМӘТОВА,
китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа