Театр яктылыкка, нурга илтә
тантаналы рәвештә әлеге фестиваль-нең йомгаклары ясалды. Сәхнә ачылып китүгә, "Салават күпере" бию коллективы борынгы грек мифларына нигезлә-неп төзелгән хореографик либретто күрсәтте. Аполлон кифарасының алтын кылларына кагылуы белән музалар үзләренен тылсымлы биюләрен башлап жибәрделәр. Аполлон - сәнгать, шигърият алласы, аның янында өч муза. Алар арасында бию музасы Терпсихора, комедия музасы Талия...
тантаналы рәвештә әлеге фестиваль-нең йомгаклары ясалды. Сәхнә ачылып китүгә, "Салават күпере" бию коллективы борынгы грек мифларына нигезлә-неп төзелгән хореографик либретто күрсәтте. Аполлон кифарасының алтын кылларына кагылуы белән музалар үзләренен тылсымлы биюләрен башлап жибәрделәр. Аполлон - сәнгать, шигърият алласы, аның янында өч муза. Алар арасында бию музасы Терпсихора, комедия музасы Талия һәм трагедия музасы Мельпомена да бар. Әйтелгән музалар һәркайсы кыска гына соло башкардылар. Белгәнегезчә, театр төрле сәнгать синтезы нәтиҗәсендә туа. Әлеге фикер сәхнәдә хореография һәм кадр артындагы текст ярдәмендә җиткерелде.
Театр... Аның тамырлары борынгы Грециягә барып тоташа. Олимп тавында мифларга күмелеп, Аполлон, аның музалары: бию, комедия, трагедия шигърият, лирика... яши бирә.
Театр - тормышның прозасы да, поэ-зиясе дә... Театр - сәнгатьләр берлеге, музыка, хореография, вокал, драматургия дуслыгы.
Менә көчле кул чабулар астында сәхнәгә күренекле сәнгать әһелләреннән торган мөхтәрәм жюри рәисе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Әзһәр ага Шакиров чыкты. Күренекле артистыбыз фестиваль хакындагы фикерләре белән уртаклашты.
Ниһаять, тамашачыга фестиваль
нәтиҗәләре игьлан ителде. Республи-каның иң-иң яхшы спектакльләренең беренче унлыгында Бөгелмә халык теат-ры да аталды! Театрыбызга Мәдәният министрлыгы Дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
"Яңа алым" номинациясендә җиңүче дип, Бөгелмә халык театры режиссеры Флюра Шәрипова танылды һәм кыйммәтле бүләк аның шәхсән үзенә дә бирелде. Театрыбызның яшь артистларына "сәламәт яшәү рәвешен" халыкка җиткергәннәре өчен аеруча рәхмәт белдерелде.
Чыгышының азагында Әзһәр ага болай диде: "Үз халык театры булган район һәм шәһәр олы мактауга лаек! Димәк, бу жирдә халык бар, тел бар, милләтнең дәвамы бар!"
Сүз соңында. Хөкүмәтебез наркотикларга каршы бердәм фронтта көрәшкә чакыргач, безнең профессио-
наль драматургларыбыз бу теманы бөтенләй читләтеп үтәләр дип тормадык! Үзебезнең Әсгатебез шартлатып пьеса язды, ә без дөбердәтеп уйнап бирдек. Ә менә жюри әгъзасы - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан әфәнде Шәрипов дөньяда шундый коточкыч афәт барын, аңа каршы бөтен халык белән көрәшсәң дә, әле азга туры килүен бик аңлап бетерми бугай: "Мин бу темага алынмас идем. Наркотиклар темасы сәхнәдә үтемле товар түгел", - дип шаккатырды. Бигайбә, Раушан әфәнде, ә менә безнең Бөгелмә өчен, беләсезме, бу тема бик тә актуаль! Халыкны көлдерә-көлдерә, чигенә чыктык түгелме соң инде?!
Тагын өстәп, шуны да әйтәсе килә: фестивальнең оештыру комитеты рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова үзе әйтте: "...Әле безнең Бөгелмәдән килгән халык театрыбыз Гран-придан да әйбәтрәк уйнады!" Бу - безнең өчен зур бәя!
Без дусларга шат!
Шәһәребезнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәге балалары өчен Әлмәт шәһәренең "ТЕМП" яшьләр берләшмәсе вәкилләре белән очрашу көтелмәгән бүләк булды.
Яңа ел алдыннан бу чара балалар күңеленә бик зур шатлык һәм өмет алып килде. Александр Пучкин җитәкчелегендәге яшьләр коллективы, заманча уеннардан һәм әңгәмәләрдән соң, балаларга һәм биредә тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә уенчыклар, китаплар һәм татлы күчтәнәчләр бүләк итте.
Балалар мондый очрашу соңгысы булмас дип өметләнәләр, чөнки алар тирә-яктагы кешеләрнең мәрхәмәтлелеген һәм кайгыртучанлыгын башкалардан үзгә тоялар һәм һәрвакыт кунаклар көтәләр.
Кызыклы һәм кирәкле очрашу
Һәвәскәр язучы Зифа Кадыйрованың китапларын укый башлау белән автор белән очрашу теләге барлыкка килгән иде, рәхмәт төшкере, Бөгелмә үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеген җитәкләүче Айсылу Нуретдинова үзенең хезмәттәшләре белән шундый очрашуны оештырды да куйды. Аларга һәм, беренчеләрдән булып, язучының әсәре белән таныштыра башлаган "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләренә иң җылы сүзләрне әйтәсем килә.
Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Башкортстанда туып-үскән йөгерек һәм үткен телле З.Кадыйрованың язмалары мавыктыргыч, вакыйгаларны тасвирлавы да бик үзенчәлекле. Китапларын укый башлагач, ахырына җитмичә туктарлык түгел. Әсәрләренең геройлары, Зифа ханым әйтүенчә, тормышның үзеннән алынган. Яшәешебездәге әхлаксызлыкларны булдырмау өчен ул яшьләрне кисәтә, сак булырга өнди. Повестьларының тәрбияви моменты да, минем аңлавымча, нәкъ менә шушында инде. Мәсәлән, Сөмбел образы яшьләребезне хаталардан сакланырга өйрәтә. Ул - көчле хатын-кыз образы. Авырлыкларны җиңеп, хөрмәткә лаек шәхескә - югары белем алып, дәрәҗәле табибәгә әверелә ул. Китапны укыганда аның акылына, холкына хәйран каласың. Бүгенге көн кешеләре күңелендә онытылып бара торган бер дефицитка игътибар иттем: Сөмбел берәүгә дә ачу сак-ламый, киресенчә, үзенең йомшак табигате белән тирә-юньдәгеләргә ямь өсти, үз юлын тапмаганнарга бәхетле булырга ярдәм итә.
Әнием еш кына: "Бәндә хатадан хали түгел", - дия торган иде. Әйе шул, тормышта төрле хәлләр була. Ә менә шул хаталарны аңлап, аларны төзәтү өстендә эшли белү - үзе бер зур җиңү бит ул. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: Зифа Кадыйровага сабак алырлык әсәрләре өчен зур рәхмәт.
Онытмыйлар үзебезне
Безнең Бөгелмәдә инвалидлар оешмасы бар, аның белән 1989 елдан алып Илдар Хәмит улы Хаков җитәкчелек итә. Шәһәребездәге физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән күп кенә кешеләр өчен бу оешма зур терәк булып тора.
Узып баручы елда гына да безнең кебекләрнең күңелен күрү өчен төрле чаралар оештырылды: тарихи-истәлекле урыннарга, шул исәптән Раифа монастырена экскурсиягә бардык, кино һәм театрларга да гел-гел чакырып торалар, бәйрәмнәрдә кызык-лы очрашулар үткәрәләр. Күптән түгел булып үткән инвалидлар ункөнлегендә безне, табынга җыеп, зурлап кунак иттеләр. Оештыручы Анна Даньшинага, тәмле ашлар белән сыйлаган пешекчеләр Тәхлилә Миңнеярова белән Назыймә Хаковага, һәр чарада дәртле бию көйләре белән күңелләребезне күтәргән Чәчкә ханым Сөнгатуллинага рәхмәтләребез чиксез.
Фәридә САЛАВАТУЛЛИНА.
Бөгелмә шәһәре.
Бергә булсак, югалмабыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2012 елның да соң-гы көннәрен тарих битләренә язарга җыенабыз. "Бөгелмә авазы"н җанлы, кызыклы итүдә журналистлар белән беррәттән көч куйган җәмәгатьчелек хәбәрчеләренә, бернинди кыенлыкларга карамастан, газетадан аерылмаган әбунәчеләребезгә рәхмәтләребез чиксез.
Киләсе 2013 ел сезнең барчагызга да рәхимле булсын, ишек-капкаларыгызны бары тик сөенечле хәбәр-ләр генә каксын иде.
Иң изге теләкләр белән, хатлар бүлеге җитәкчесе
Әлфия МОСТАФИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа