Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

“Татарстан Республикасы мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләренең экологик компетенциясен үстерү өчен инновацион технологияләр” республика семинары

4 февральдә Казан шәһәрендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, “Татарстан – Яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты белән берлектә, “Татарстан Республикасы мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләренең экологик компетенциясен үстерү өчен инновацион технологияләр” дигән семинар – практикум үткәрде.

Анда Татарстан Республикасының 25 муниципаль берәмлегеннән 60ка якын мәдәни-ял учреждениеләре белгечләре катнашты. Семинарның төп максаты - балалар һәвәскәр берләшмәләре җитәкчеләрен, район мәдәният йортлары методистларын яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүнең заманча методларына гамәли өйрәтү. Бөгелмә муниципаль районы данын Үзәкләштерелгән район клублар системасы МБУ методисты Оксана Фәһим кызы Садыйкова яклады.

               Чара барышында Казан шәһәренең экология өлкәсе белгечләре 2020 елда Татарстан Республикасында һәвәскәр берләшмәләрнең экологик инициативаларын үстерүнең яңа перспективалары турында сөйләделәр, экологик түгәрәкләрнең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, интерактив уеннар үткәрделәр, мультимедиа презентацияләрен төзү технологияләре белән таныштырдылар.

                Соңыннан катнашучылар чараны оештыручыларга файдалы һәм актуаль мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр, чөнки семинар балалар клублар оешмалары арасында иң яхшы экологик инициативаларга Җир сулышы VII Республика конкурсы башланыр алдыннан уздырылды.

Оксана САДЫЙКОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса