Татар хатын-кызы алай киенмәгән
"Бөгелмә авазы" газетасының 30 март санында "Нинди була ул мөселманча киенү?" дигән язманы (авторы - Айсылу Юлдашева) укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Мин шәхсән аның фикерләре белән бик үк килешеп бетмим.
Әлфия САФИНА.
Бөгелмә шәһәре.
Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, татарлар мөселманлыкны кабул иткәндә хатын-кызларда җәеп бәйләгән яулык, матур такыялар, утыртма якалы күлмәк, төрле чигешләр белән камзул булган. Бәбәй итәкле озык күлмәк, аякка читек (хәленә карап), тула һәм бәйләгән оеклар, кәлүш, чабата кигәннәр. Яшь ханымнар исә эшләп йөргәндә итәк чабуларын ике яклап кыстырып күтәреп куйганнар, тик шәрә аяклары күренмәгән. Пәрәнҗә ябынмаса да, чит ир-ат яныннан узганда яулыгын арттан тартып алып, күзләрен генә калдырып каплаган мөселман хатыны.
Ә менә соңгы елларда төрекләр белән аралаша башлагач, безнең мөселман халкы үз төсен бөтенләй югалтты, аларча киенүгә күчте. Ярый әле ир-атларда түбәтәй калды, үзара бүләк итешергә.
Христианнарда бер төсле киенү монастырьларда гына бар, һәр милләт үзенчә киенә.
Коръән сүрәләре аятьләре кыска, бер-ике шигъри юл белән генә әйтелә. Аның озын аңлатмасы тәфсирне язучыдан тора. Ә менә Порохова изге китабыбызны сүзен-сүзгә тәрҗемә итәргә тырышкан. Укып карарга тәкъдим итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа