Сүзем бар: Мәңгелек йортта тәртип булсын иде
Шушы көннәрдә редакциябезгә шәһәрдәшебез Флюра апа Җиһаншина шылтыратты. Мәңгелек йортыбыз - зиратларның торышы борчый икән аны. Ул менә ниләр сөйләде. - Татар зираты белән рус зираты арасында аерма да калмады бугай инде: барысында да таш һәйкәлләр, кайберләрендә вафат булган кешенең фотосурәте дә төшерелгән, ясалма чәчәкләр, веноклар күп. Әлләни тәрбия күрмәгән,...
Шушы көннәрдә редакциябезгә шәһәрдәшебез Флюра апа Җиһаншина шылтыратты. Мәңгелек йортыбыз - зиратларның торышы борчый икән аны. Ул менә ниләр сөйләде.
- Татар зираты белән рус зираты арасында аерма да калмады бугай инде: барысында да таш һәйкәлләр, кайберләрендә вафат булган кешенең фотосурәте дә төшерелгән, ясалма чәчәкләр, веноклар күп. Әлләни тәрбия күрмәгән, якыннары озак вакыт килә алмаган каберләр янында соңгылары чүп-чарга әйләнеп ята. Ә бит безнең татар зиратында андый нәрсәләр һич тә булырга тиеш түгел. Бакыйлыкка күчкән якын кешегә кадер-хөрмәт күрсәтү дип аңлыйлар микән, башкалар шулай иткән, без дә калышмыйк диләр микән - бер-берсен уздырып, кабер өстенә затлы таш һәйкәлләр куялар. "Бусы кемнеке микән, монысына мондый таш куйганнар, ә тегесендә икенчерәк икән дип, музей урынына карап, таптанып йөрер өчен кыйммәтле ташлар түгел, дога кирәк әрвахларга. Динебез шулай өйрәтә. Белер-белмәс гамәлләр белән әрвахларның хәлен генә авырайтканын аңламый бәндә.
Бу яклап мин Нурлат шәһәре зиратын карап тотудагы бер мәгънәле эшне үрнәк итеп китерер идем. Дөрес, үзем барып күрмәдем, әмма күптән түгел анда булып кайткан якыннарым сөйләде, хәтта сурәткә дә төшергәннәр, күрсәттеләр: зиратка керер юлда ук, капкага зур хәрефләр белән таш һәйкәлләр, ясалма чәчәкләр, веноклар кую, кабер ташына Коръән аятьләре яздыру, каберлектә ашап-эчеп утыру кебек гамәлләрнең тыелганлыгы турында һәм башка эшлекле киңәшләр язылган анда. Нурлат мөхтәсибәте аңлаткан икән аны. Болай язып куеп, бик дөрес эшләгәннәр бит. Якыннарын соңгы юлга озатучылар тиешле тәртипне күбесе белеп бетермәскә дә мөмкин, ә монда аермачык язылган.
Безнең татар зиратында да шундый тәртип урнаштырып булмас иде микән?
Бу изге эшкә тәвәккәл итүче, зиратны, каберләрне карап тотуга кагылышлы тәртипләрне аңлаткан язу урнаштырырга алынучы булса, җәмәгать арасында да финанси-матди ярдәм күрсәтүчеләр табылыр иде дип ышанам. Мәңгелек йортыбыздагы тәртип турында бара бит сүз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа