Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Сөйкемле затларга

4 март көнне Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр координацион үзәге вәкилләре шәһәр урамнарында "8 Март - иң матур көн" дип исемләнгән акция оештырдылар һәм узып баручы хатын кызларны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Бу чарага әзерлек бер атна элек үк башланган иде инде: иреклеләр открыткалар әзерләделәр, җылы котлау сүзләре яздылар һәм урамга да...

4 март көнне Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр координацион үзәге вәкилләре шәһәр урамнарында "8 Март - иң матур көн" дип исемләнгән акция оештырдылар һәм узып баручы хатын кызларны бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Бу чарага әзерлек бер атна элек үк башланган иде инде: иреклеләр открыткалар әзерләделәр, җылы котлау сүзләре яздылар һәм урамга да шул сувенирларны алып чыктылар. Бу көнне гүзәл затларга: ханымнарга һәм кызларга бүләкләр, шарлар өләштеләр, ягымлы сүзләр әйттеләр. Бүләк бирүчеләр үзләре дә буш калмады: рәхмәт сүзләрен күп ишеттеләр, сөйкемле елмаюлар шаһиты булдылар.

Наталья КУЛАГИНА,

Бөгелмә муниципаль районы

Иреклеләр координацион үзәге

җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X