Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

СУГЫШ ЕЛЛАРЫ АША – ЯЛКЫНЛЫ ЮЛЛАР

Җиңү көне - Халык тантанасы, Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә, Йөз балкытып карый кояшка. Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнашты; язучы, журналист буларак, фронт газеталарында хезмәт итте, кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугышты. Аларның күбесе сугыштан кире әйләнеп кайтмады, изге иребез өчен...

Җиңү көне -
Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнашты; язучы, журналист буларак, фронт газеталарында хезмәт итте, кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугышты. Аларның күбесе сугыштан кире әйләнеп кайтмады, изге иребез өчен гомерен бирде.
Туган тел атналыгында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап, Кодаш мәдәният йорты мөдире Елена Ёлшина нәфис сүз бәйгесе оештырды. Китапханәче Ирина Заһидуллина кичәгә Муса Җәлил иҗаты һәм аның үзе турындагы әдәби китапларны туплап, күргәзмә әзерләде, мультимедиа проекторы аша җәлилчеләргә багышланган "Туган илнең батыр уллары" презентациясен күрсәтте.
Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне камилләштерү максатыннан, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүчеләр арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларының шигырьләрен сәнгатьле уку буенча кичә узды. Талантларны барлау, милли мәдәниятне үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйган чарада 14 бала катнашты. Аларны яшь буенча 3 төркемгә бүлеп, нәтиҗә ясалды.
5 - 7 яшьлек балалар арасында беренче урынны - Самирә Сафиуллина, икенче урынны - Чулпан Җиһаншина, өченче урынны Руслана Хөснетдинова яуладылар. Иң яшь шигырь сөйләүче номинациясендә Эмиль Сәфәров (4 яшь), Алинә Гәрәйханова һәм Эльвина Кучарбаева актив катнаштылар. 8 - 12 яшьлекләр арасында беренче урынны - Данила Патрикеев, икенче урынны - Айзилә Кәлимуллина һәм өченче урынны Камил Сәфәров яуладылар. 12 - 15 яшьлекләр арасында беренче урынны - Илдан Кәлимуллин, икенче урынны Эльвина Галиева белән Эльза Зәйдуллина алдылар, өченче урын - Илназ Мияссәровта. Диана Имамовага актив катнашканы өчен рәхмәт белдерелде.
Жюри әгъзалары исеменнән Равилә Арсланова гомуми нәтиҗәне игълан итәргә чыкты: "Яшь буынга патриотик тәрбия бирү - безнең зур бурычларның берсе. Үткәрелгән бәйрәм шуны дәлилләүче чара булып тора. Былтыргы нәфис сүз бәйгесенә караганда, быел балалар яхшырак әзерләнгәннәр, кайберләре исә шигырьләрен йөрәккә үтәрлек итеп, аеруча сәнгатьле итеп сөйләде", - дип, рәхмәтен белдерде. Балаларны Дипломнар һәм тәмле күчтәнәчләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса