Минем уем - 1990 елларда булган үзгәрешләргә нәтиҗә ясау. Советлар Союзын Горбачев белән Ельцин очладылар. Сугыш чоры балаларының иң яшенә - 45, минем үземә 50 яшь иде. Бәхетле картлык көткәндә, безне кеше ышанмаслык фаҗига көтә иде. Завод-фабрикалар таркалды, бер-ике елда эшсез калдылар - бөгелмәләр бу хәлне белә.
Фәиз Гарифулла улы ГАТАУЛЛИН.
Тол хатыннар, гарипләнеп кайтканнар, яшүсмерләр көне-төне эшләп, сугыштан соң хәрабәләргә әверелгән илне аякка бастырган, шундый куәтле илгә әверелдергәннәр иде. Кая сугыш ачу, 1970 елларда иң бай капиталистик илләр - АКШ, Япония тетрәнеп тора иделәр. Ә халык яхшы яшәмәде, урта хәлдә яшәде. Әмма шуңа да сөенә иде. Сөенмәскә, балалар бәхетле, барысы да бушка укый, бушлай фатирлар бирелә иде.
Минем максатым - чын дөресен халыкка әйтеп бирү. Бөтен халык белә - СССР таркалган болганчык чакта сугыш чоры балаларының өлешен алып, бай булганнар бар. Аларда бит кеше намусы дигән, кеше өлешенә керәм дигән курку юк. Түрәләр хезмәт хакын халыкка карый әллә ничә мәртәбә артык ала. Яхшы эшлисең, тагын да шулай эшлә дигән сүз була бит инде аларга өстәмә акча биргәч.
Түзсәң, түзәрлек. 74 яшьтә булсам да, "Ока" машинам бар. Аена бер атна йөрсәм, яхшы бензин алырга акча җитми.
Сугыш чоры балаларына күп өлкәләр ай саен кайсы - 100әр, кайсы 200әр сум бирә. Чувашия 500 сум түли дип газетага язганнар. Ә безнең Мөхәммәтшин "Бөгелмә авазы"ннан бу эшне федерация эшләргә тиеш дип җавап бирә.
Хәзер Кырым безгә кушылды. Даһи Пушкин анда булган, Бакчасарай турында шигырь язган. Сугыш чоры балаларына Украина ай саен 1 мең сум түләп торган. Безнең җитәкчеләр бу түләүне көчендә калдырган. Моңа рәхмәттән гайре сүзем юк. Кырым татарлары безнең туганнар, хәзер анда 300 меңгә якын кардәшебез яши, татарлар бер-берсен якын күрә, кайда булсалар да.
Ярый, хөкүмәт рәисе финанс ягын хәл итә алмасын да ди, тик бергә җыелып, утка, газга ташлама ясый ала.
Безнең әтиләр сугыш кырында корбан булганнар. Без кайтмасак, балалар илне ташламас дип, фашистлардан сак-лаганнар. Әти киткәндә миңа -
11 ай, абыйга 2 яшь тә 6 ай булган. Әти 1942 елның гыйнвар - февралендә Мәскәүне саклап һәлак булган.
Карчыгым "Бөгелмә авазы"н кулыма тоттырды, анда "Сугыш чоры балалары, кайда сез?" дигән мәкалә бар иде. Мин аны өч-дүрт кат укыдым. Бөтенесе дөрес. Ташка исемнәрен язгач, пушкадан берничә аткач, без аларны искә алдык, дип яшиләр. Музей-мемориал башлыгы Михаил Черепанов 1942 елны бөтен солдатларга саклык кенәгәләре ачканнар дип сөйләде. Анда җыелган акчаны мирас итеп балаларына бирәсе булганнар. Бу балаларга хөкүмәт нәрсә бирде соң? Бирү түгел, бөтенләй аларны юк дип санады.
Бу хәлләр турында әйтми буламы? Самара, Оренбург өл-кәләрендә газ, ут күпкә арзанрак. Бездә газ - 4 сум 61 тиен, ут - 2 сум 88 тиен.
Бар ГЭС, ТЭСларны халык төзеде. Халыкка аңлаталар иде, ут бушка була дип. Ул чакта 0,2 тиен түли идек. Хәзер, намуссыз кешеләрнең кулына эләгеп, халыкны мыскыл итеп, алар төзегәннән көлеп, тиресен салдыралар. Халык байлыгын үзләштереп, бәяләрен хаксыз күтәреп, шушы өч - русча "энергоносители" дип атала - шуңа бөтен әйбер бәйләнгән. Җирне эшкәртергә, ашлык үстерергә файда юк. Утка, газга, бензинга - бар! Табышларын сыдырып, үзләренә алалар. Бу өч энергоноситель, хакыйкатьтә, халыкка хезмәт итәргә тиеш. Тиеш түгел, үзләре - халыкныкы...