Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Сугыш афәтен башка күрмик

Без сугышта гына югалмадык. Онытмасын заман беразга да: Безнең буын йөз меңәрләп үлде Ирләр кулын көткән буразнада. /Мөдәррис Әгъләм/. Әлфинә КӘРИМОВА. Бөгелмә шәһәре. Дәһшәтле сугыш афәтләрен кичкән ветераннар, тылда фронт өчен хәләл көчләрен сарыф иткән барлык хезмәтчәннәр, шул чорның (1941 - 1945 еллар) ачлыгын, ялангачлыгын, ятимлек ачысын кичергән балалар 9...

Без сугышта гына югалмадык.
Онытмасын заман беразга да:
Безнең буын йөз меңәрләп үлде
Ирләр кулын көткән буразнада.
/Мөдәррис Әгъләм/.
Әлфинә КӘРИМОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Дәһшәтле сугыш афәтләрен кичкән ветераннар, тылда фронт өчен хәләл көчләрен сарыф иткән барлык хезмәтчәннәр, шул чорның (1941 - 1945 еллар) ачлыгын, ялангачлыгын, ятимлек ачысын кичергән балалар 9 Май - Җиңү көнен шатлыклы бәйрәм дисәләр, 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне йөрәкләрен сыкрата, телгәли.
Аталардан, ирләрдән, сөйгәннәрдән, якын туганнардан аера ул кайгылы, ачы күз яшьле сугыш башланган көн. Егетләр һәм кызлар өлгергәнлек аттестатлары алып, киләчәккә матур планнар корып, шаулашып-гөрләшеп яши генә башлар чак-ларында, аркаларына биштәр асып, кара кайгыга батып, яшәгән йорт-җирләре, туганнары белән хушлашып, сугышка киткәннәр.
Без тарих китапларыннан "икенче фронт" турында укыган идек. Тылда, илдә калганнарга да бик җиңел булмаган шул ул сугыш елларында. Авыл халкы шәһәр өчен дә, фронт өчен дә икмәк үстерә, мал асрый, мөмкин булганның барысын да хәзерләп озата.
Завод-фабрикалар да көне-төне эшли. Болар барысы да бер минутка да тукталып тормый, нәкъ фронттагыча.
Ачлыктан, авыр хезмәттән миллионлаган кешеләр үлеп китә. 1941 елда туган сугыш чоры балалары могҗиза белән генә исән калганнар. Вакыт яраларны дәвалый. Ә хәтер яңарып кына тора. Без, сугыш чоры балалары, ул заманнарны бик яхшы хәтерлибез. Безне үлемнән алып калган өшегән бәрәңге кәлҗемәләре, балтырган, кычыткан һәм башка ашарга яраклы үләннәргә мин үзем мәдхия укыйм.
Инде моннан ары Аллаһы Тәгалә илгән-көнгә, яшь буынга, гомумән, кешеләргә кайгы-хәсрәтләрне, төрле сугыш афәтләрен күрсәтмәсен иде.
Бөтен дөньяга - Тынычлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса