Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Совет халкы – бөек халык

75 ел моннан элек Июньдә, сәгать дүрттә Фашистлар сугыш башлады, Җирне күтәреп күккә. Фашистлар кулга алдылар Бик күп шәһәр-авыллар, Совет халкын куркытмады Мондый көчле давыллар. Бөек Җиңүгә - 71 ел Совет халкы патриот ул, Ярата туган җирен, Хатын-кыз яуга озатты Үзенең сөйгән ирен. Гитлер ул уйлагандыр да: "Куркытам совет халкын"....

75 ел моннан элек

Июньдә, сәгать дүрттә

Фашистлар сугыш башлады,

Җирне күтәреп күккә.

 

Фашистлар кулга алдылар

Бик күп шәһәр-авыллар,

Совет халкын куркытмады

Мондый көчле давыллар.

 

Бөек Җиңүгә - 71 ел

Совет халкы патриот ул,

Ярата туган җирен,

Хатын-кыз яуга озатты

Үзенең сөйгән ирен.

 

Гитлер ул уйлагандыр да:

"Куркытам совет халкын".

Безнең солдат торып чабар

Күрүгә немец танкын.

 

Гитлер бик нык ялгышты шул,

Тезләндерә алмады,

Узмады күп вакыт, фашист

Артка чаба башлады.

 

Авыр булса да сугышлар,

Безнең халык сынмады,

Күп илләрне азат итте

Безнең совет солдаты.

 

Бик аз гына калды инде

Сугыш ветераннары,

Без аларны хөрмәт итик,

Әрнемәсен җаннары.

 

Мирсәяф Гыйздәтуллин.

Кече Бөгелмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса