Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Беркайчан да соң түгел

Бисмилләһир-рахмә­нир-­­­рахим!

Иң, иң, иң - һичнәрсә аңа түгел тиң!
Иң күркәм өй - Раббыбыз өе - мәчет.
Иң күркәм сүзләр - Раббыбыз сүзе, Коръәне.
Иң күркәм Исламы - бәхет чыганагы,
Иң күркәм тормыш үрнәге, яшәү куәте!

/Автордан/.

Шәһәребездә мәчет­ләр­­­­­дә Коръән укып чыгып, хәтем кылу, багышлау Рамазан айларында традициягә керде, ә менә берничә ел инде Ирхәм мәчетендә Радик хәзрәт Зәбиров /рәсемдә/ тарафыннан Ра­­­мазан аеннан башка вакытларда да бу эш дә­вам иттерелә. Шунысы үзенчәлекле, биредә татар һәм рус телләрендә сүрәләрнең әһәмиятләре турында буклетлар да чыгарылып, килүчеләргә өлә­шенә. Алар Коръәннең зур эчтәлекле серенә тө­ше­нергә ярдәм итәләр.

Март башында Ирхәм мәчетендә Коръән уку баш­­­ланып, 8 апрель көн­не тәмамланды. Хә­тем до­гасы укылып, шәһә­ре­­безнең халыклары өчен, республикада, илебездә иминлекләр булуын те­ләп, догалар кылынды.

Раббыбыз кабул итсен. Коръән укылышы дәве­рен­­­дә мәчеттә Раббыбыз сүзләре яңгырап, мә­чет тыңлаучылар бе­лән тулып торды һәм ул Коръән уку гыйльми дәрескә әверелде. Чөнки Коръәнне укыганны карап бардылар, Коръәннең һәр сүзендә бәрәкәт, кеше өчен рухи, әхлакый, физиологик шифалар бар. Йөрәкләр агара, чистарына һәм йөрәктә иман көчләре арта.

Раббыбызның уйланучыларында, аңа буйсынучыларында Коръәнгә карата ихтирам арта, бөтен яклап яшәү һәм ахирәт тормышын тасвирлаган иңдерүче Раббыбызга шөкерләребез, иманыбыз көчәя. Радик хәзрәтнең алдагы елларда һәм быелгы лекцияләрендә Муса (г.с.), Гайсә (г.с.), Юныс (г.с.), Лок­­­­­ман хәким һәм башка пәйгамбәрләр үрнәгендә зур хикмәт, тәрбияләнүләр бар. Үзе­нең ихласлы лек­ция­ләрендә Радик хәзрәт, пәйгамбәрләрнең өс­тен­­­­лекләрен, сабырлык­ларын тасвирлап, алар үрнәгендә булган тәрбияләнүләрне, күркәм холыкны, аңлаешлы итеп, тыңлаучыларына җит­­­­к­ерде.

Мәчеткә йөрүчеләр, күбрәк яшьләр, йотлыгып тыңладылар, сокландылар. Бу мәчеттә бер-береңә ышану, тугандашлык, чын мәгънәсендәге мөэминнәр тормышын ча­гылдыручы атмосфера барлыкка килүен билгеләп үтәргә була.

Һичшиксез, биредә үт­кәрелгән дәресләр җәм­гыятьне төзекләндерү өчен этәргеч, начар хо­­лыкларга, начар гамәл­ләргә каршы гыйльми күр­сәтмәләргә ия. Ата-ана һәм балалар хокукы, үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү дәресләре дә булды.

Бүгенге Коръән укуны тәмамлагач, хәтем кылу мәҗлесе - нур өстенә нур дигәндәй, Альберт кардәшебез, баласы Ро­бертның дөньяга килү шатлыгына, Мөхәммәд /с.г.в./ сөннәтен искә алып, гакыйка мәҗлесе үткәрде. Хәзер инде баласына 12 яшь тулган булса да, корбан чалып, кардәшләрен сыйлап, Раббыбыз ризалыгын алды. Балага истәлеккә җәмгыять иң зур бүләк - Коръән тәрҗемәсе тапшырды. Сүз уңаеннан, әгәр шундый мәҗлес үт­кә­релмәгән булса, ул мәҗ­лесне, баланың нинди яшь­­­тә булуына карамас­тан, үткәрү рөхсәт ителә. Бу гамәл балага Раббыбыз ярдәме белән саулык-сәламәтлек, иман нурын көчәйтә.

Очрашу, Коръәнне хә­тем кылу, Радик хәзрәтнең вәгазьләре белән дәвам итеп, мәҗлестә катнашучыларда тирән мәгънәви эз калдырды, үзара хә­ерле мөнәсәбәтләргә юл ачты.

Мәҗлестә катнашучы­ларга да, мәҗлесне әзерләүчеләргә дә, Радик хәзрәткә дә Раббыбызның рәхмәтләре, ризалыклары булсын. Раббыбыз Коръән укуыбызны кабул кылсын, сабый Робертка изге теләкләрдә калабыз. Әссәламегаләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бә­рәкәтүһү!

Хаҗи Габит ХӘСӘН.
М.Кашапов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: дине ислам