Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Мәгълүм булганча, 7 апрель Бөтендөнъя сәламәтлек көне дип билгеләп үтелә. Бу көнне җирдәге һәрбер бала сау-сәламәт, көчле рухлы булып үссен өчен төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Без дә, әлеге вакыйгадан читтә калмыйча, 8 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф җитәкчесе Гүзәл Наил кызы Закирова белән бергәләп, сәламәтлек дәресе уздырдык. Укучылар игътибарына "...

Мәгълүм булганча, 7 апрель Бөтендөнъя сәламәтлек көне дип билгеләп үтелә. Бу көнне җирдәге һәрбер бала сау-сәламәт, көчле рухлы булып үссен өчен төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Без дә, әлеге вакыйгадан читтә калмыйча, 8 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф җитәкчесе Гүзәл Наил кызы Закирова белән бергәләп, сәламәтлек дәресе уздырдык.

Укучылар игътибарына " Балалар сәламәт булып үссеннәр "дип аталган китап күргәзмәсе оештырдык. Күргәзмәдә сәламәтлек турында мәкальләр, табышмаклар тупланган һәм спорт турында китаплар урнаштырдык. Бәйрәм чарасы балаларның бөек кешеләрнең акыллы фикерләрен тыңлаудан башланып китте һәм уен формасында дәвам итте.

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен вакытны ничек бүләргә, ни өчен сәламәтлек көне билгеләп үтелә? Шушы һәм бик күп башка сорауларга балалар дөрес җавап бирергә тырыштылар. Биремнәр төрле булды: дөрес туклану, ашыгыч ярдәм күрсәтә белү, шифалы үләннәр, гигиена турында сөйләшү спорт ярышлары һ.б. Бу көнне укучылар шулай ук сәламәтлек турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар тыңладылар. Сәламәтлек көне кызыклы һәм бәйрәм рухында бик тиз узып та китте.

Әлбәттә, сәламәтлек дәресләре безнең бер көн белән генә чикләнмәячәк. Бу юнәлештә класс җитәкчесе белән без максатлы программа төзеп, төрле чаралар уздырабыз. Насыйп булса, җәйге каникул вакытында спорт уеннары, йөгерү, шифалы үләннәр җыю, велосипедта йөрүләр көтә.

Әлфирә ӘГЪЗАМОВА,

3 нче китапханә хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса