Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Укучы хатлары

Шундый җыен

Сәхнәләрдә - яңа көй тавышы, Бәгырьләргә сыза буразна, Синтезаторларның чыңлавыннан Эх, качасы килә беразга. Рәшит ШИҺАПОВ. Июнь ае табигатьнең гүзәллектән, хуш исләрдән тәмам исергән мәле. Сабан туйлары, очрашулар-күрешүләр, якты хатирәләр ае ул. "Бөгелмә авазы" газетасының 20 июнь санында Руслан Җәләевнең "Гран-при Кытайга китте" дип исемләнгән язмасын укыгач, түзмәдем, каләм алып,...

Сәхнәләрдә - яңа көй тавышы,
Бәгырьләргә сыза буразна,
Синтезаторларның чыңлавыннан
Эх, качасы килә беразга.


Рәшит ШИҺАПОВ.

Июнь ае табигатьнең гүзәллектән, хуш исләрдән тәмам исергән мәле. Сабан туйлары, очрашулар-күрешүләр, якты хатирәләр ае ул.
"Бөгелмә авазы" газетасының 20 июнь санында Руслан Җәләевнең "Гран-при Кытайга китте" дип исемләнгән язмасын укыгач, түзмәдем, каләм алып, язарга булдым.

Әйе, халык әйтсә, хак әйтә. Аттан ала да, кола да туа. Ашны да төрлечә пешереп була. Карап торуга бик тәмледер сыман, тик кабып карагач, кире төкерергә туры килә: бөтенләй тозсыз, я бик тәмсез.

Менә язмада бик мактап язылган "Кичке җыен" бәйрәме тамашасы белән дә шулайрак килеп чыкты шул. Шунысы дөрес, Кытай кунаклары бәйрәм бизәге булды. Халык өчен бик әйбәт дәрес булды дип уйлыйм. Кытайда яшәүләренә дә карамастан, татар телебезне онытмаганнар, матур итеп сөйләшәләр, моңлы итеп үзебезчә җырлыйлар.

Хикмәт анда түгел. Фестиваль булгач, теләгән бар җырчы да катнашырга тиеш. Тик үз тавышы, үз аһәңе белән. Компьютер аша чистарткач, мәче тавышы да матур яңгырый инде ул. Яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып җырлаган җырчыларга урын бирделәр. Жюрида утыручылар менә шуларына да игътибар итсеннәр иде.

И-их, бар иде заманалар… Чын-чынлап җыенга чакырылып, яшьләр җыела иде. Исем өчен түгел. Күрше шәһәрләрдән дә киләләр иде. Үзебезнекеләр дә күп катнаша иде. Чын җырчылар дип әйтүем. Зал һәрчак шыгрым тулы булды. Җиңүчеләргә дә һәрберсенә ятышлы исем белән грамоталар бирелде.
Бу юлы исә (конкурс дигән сүз булмаса да) урыннар биреп, тамашачыны алҗытып бетерделәр. Балалар белән зурларны (коллективларны) бер дәрәҗәдә хөкем иттеләр. Җырларны чиста тавыш белән башкаручыларны алдан яздырылган язмага "авыз ачып-ябып" торганнар белән чагыштырып, боламык болгаттылар. Оештыруда, бәя бирүдә хаклык булмагач, тамашаны ташлап кайтып китүчеләр булгалады. Дөрес бәяләмичә, жюри әгъзалары халык алдында үзләренең дәрәҗәләрен генә төшерделәр.

Безнең татар халык мәкале әйберне бер кат кискәнче, җиде кат үлчәргә кушкан. Фестиваль булгач, конкурс итмәскә иде. Җыен булгач, җыен булсын инде ул. Авызын ачып-ябып торган кеше җиңүче була алмый. Рәшит Ваһаповның якты истәлеген пычрату дип кабул ителде бу җыен.

Ханнанова, Исмәгыйлева, Хәсәнова, Имаева, Әюпова,
Ишмиева, Рифова, Кашапова, Хәбибуллина һ.б.
(барлыгы 28 имза).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса