Шигъри тәлгәшләр
Сугыш чоры балалары идек Без туганда таңнар алсу булган, Ләкин авыр булган замана. Илләр буйлап сугыш баргангамы, Язмыш безгә кырыс караган. Ул чакларда кышлар салкын булган. Елап яткан чакта бишектә, Ачкан саен ап-ак болыт булып, Суык кергән өйгә ишектән. Әнкәм миңа күкрәк сөтен биреп, Кочагына кысып җылыткан. "Әтисеннән хәбәр килмәсме?"...
Сугыш чоры балалары идек
Без туганда таңнар алсу булган,
Ләкин авыр булган замана.
Илләр буйлап сугыш баргангамы,
Язмыш безгә кырыс караган.
Ул чакларда кышлар салкын булган.
Елап яткан чакта бишектә,
Ачкан саен ап-ак болыт булып,
Суык кергән өйгә ишектән.
Әнкәм миңа күкрәк сөтен биреп,
Кочагына кысып җылыткан.
"Әтисеннән хәбәр килмәсме?" - дип,
Хатлар көткән ерак фронттан.
Ир-егетләр безнең батыр булган,
Дошманнардан куркып тормаган.
Пуля үлем булып сызгырса да,
Алар якыннарын уйлаган.
Без ачлыкка ачу итеп үстек,
Ашап алабута, кычыткан.
Өметләнеп, әтиләрне көттек,
Кайчан кайтырлар, дип, сугыштан?
Күп әтиләр илгә кайталмады,
Чит ил туфрагында калдылар.
Илнең иминлеген яклаганда,
Сугышларда башын салдылар.
Безнең әткәй, шөкер, исән кайтты,
Булып безгә язмыш бүләге.
Бер Ходаем, ахры, кабул иткәндер
Әнкәемнең изге теләген.
Бөгелмәдек, көч һәм куәт таптык
Давылларны җиңеп чыгарлык.
Без тырыштык, укып кеше булдык,
Бөтен авырлыкка чыдадык.
Сугыш беткәнгә дә - бик күп еллар,
Ветераннар саны азая.
"Сугыш ветераны" белән бергә,
"Хезмәт ветераны" юл ала.
Сугыш чоры балалары идек,
Хезмәт ветераны хәзер без.
Яшьләр белән иңне-иңгә куеп,
Хезмәт күрсәтәбез әле без.
Рәмзия ГАЛИМОВА.
Дөньяны моңга күмәсең
(Яраткан җырчыбыз Венера Гафуровага)
Йөзең кояш кебек, күңелең шат,
Бирешмисең авырлыкларга.
Бер кычкырып җырлап җибәрсәңме -
Бөтен дөнья моңга күмелә.
Язын кошлар чут-чут сайрашалар,
Челтерәп ага салкын чишмәләр.
Кошлар моңы, чишмә челтерәве
Чыга синең йөрәк түреңнән.
Чәчәк бүләк итсәм, бик тиз шиңәр,
Гомерләре кыска, сулырлар.
Шигыремне сиңа бүләк итәм,
Истәлеккә булсын бу юллар.
Изге теләгем
Теләкләрнең телим иң изгесен,
Йөрәгемнән чыга моңнарым.
Моңаймагыз, җырлар моңлы диеп,
Шатланыгыз, дөнья матур дип.
Кушымта:
Авырлыклар килсә, сыгылмагыз,
Дуслар белән бергә булыгыз.
Кайгы-хәсрәтләрне, шатлыкларны
Уртаклашып, бергә бүлегез.
Дөньябыз да һәрчак тыныч булсын,
Сугыш афәтләре килмәсен.
Кояш сибеп торсын ал нурларын,
Кырларыңда иген гөрләсен.
Кушымта:
Һәрчак шулай тыныч яшә, илем,
Күпмилләтле Татарстаным!
Бүләк итәм сезгә җырларымны,
Истәлеккә калсын моңнарым.
Тамчы гөл
Тамчы гөлем бөреләнә
Язлар җиткәч, чәчәк атарга.
Тамчы гөлдәй башым иям
Бик сагынган чакларда.
Язлар җиткәч, кошлар кайтыр,
Парлашырлар оя корырга.
Ялгыз башым сине һаман
Көтә язның таңында.
Тамчы гөлемнең чәчәге
Тамыплар ла түгелер төсле.
Эчемдәге ялкыннарым
Дөрләп кабыныр төсле.
Тамчы гөлем, ник моңаеп
Таҗкаеңны шулай иясең?
Минем ачы сагышларны
Әллә син дә сизәсең?
Сәгыйдә ГЫЙМАЕВА.
Гүя үз аналары
(22 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Г. Солтановага багышлана)
Ягымлы да, сөйкемле дә
Гөлнур Гыйльметдин кызы.
Азнакай районындагы
Яхшыбай авылы кызы.
Кечкенәдән бик булдыклы,
Сәләтле бала булган.
Эне һәм сеңелләренә
Һәрвакыт үрнәк булган.
Һөнәрен дә бик уңышлы
Сайлаган Гөлнур ханым.
Бик яратып тәрбияли
Милләтнең балаларын.
Балалар да якын итә
Шул Гөлнур апаларын.
Йөзләре яктыра күргәч,
Гүя үз аналары.
Егерме алты ел эшли
Балалар бакчасында.
Бик җаваплы эш башкара
Балалар язмышында.
Исән-сау озак яшәгез!
Сез безгә бик тә кирәк.
Киләчәк буыннар өчен
Сез менә дигән терәк!
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА.
Шәфкать туташына
Ак калфагың, ак халатың
Үзеңә ничек килешә.
Нурлы йөзең бигрәк ягымлы.
Сезне күреп, искә алдым
Ерактагы яшьлек чагымны.
Ак калфагың, ак халатың...
Нинди матур синең карашың.
Һәр авыруга сәламәтлек,
Бәхет кенә теләп каласың.
Ак калфагың, ак халатың...
Якты, нурлы синең күзләрең.
Шуңа күрә аңлыйсыңдыр
Кешеләрнең эчке серләрен.
Ак калфагың, ак халатың...
Күпме кешеләргә гомерләрен
Саклап, кире бирәсең.
Килә минем ак розалар
Бүләк итеп, сиңа бирәсем!
Минзаһит ХӘСӘНШИН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа