Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Шатландырдылар, рәхмәт!

Безне, Яңа Александровка авыл җирлеге пенсионерларын Бөгелмәгә алып барып, җентекләп сәламәтлегебезне тикшереп алып кайттылар әле (диспансеризация үттек).

Авыл халкына  күптән болай җылы мөнәсәбәт күрсәткәннәре юк иде бит инде. Шуңа да быелгы декабрь ае бик шатлыклы ай булып истә калыр, мөгаен. 

Яше 80нән узган әбекәйләрне дә алып бардылар. Безне поликлиниканың ишек төбеннән үк каршы алдылар, бүлмәләр саен озатып йөрделәр, чират-мазар да торасы булмады. Кергән һәр җирдә йомшак кына дәшәләр, мөгамәләләре яхшы. Соңгы елларда үзәкләргә үткән дорфалыкларның әсәре дә юк. Ә бит безгә хәзер якты йөз, җылы сүз генә кирәк тә.  

Безне оештырып җибәрүче авылыбызның фельдшеры Ольга Исаева га, машинада бик уңайлы итеп йөртеп алып кайткан шоферга да рәхмәтле булдык.  

Хәзер менә кайта-кайта шул көнне искә төшерәм дә, кайсы рәхмәт төшкеренең башына килде икән  эшне шушы тәртиптә оештыру дип уйлыйм. Социаль яклау я Сәламәтлек саклау министрлыклары җитәкчеләренәдер инде.  Кем булуына карамастан,  авыл халкына йөз белән борылганнары өчен бик шатландык, рәхмәтле булдык. Бу карарны җиренә җиткереп үтәү өчен кемнәр тырышкан,  кемнәр өлеш керткән, авыл пенсионерлары исеменнән һәммәсенә дә олы рәхмәт! 

Рәсимә ҖӘЛӘЛИЕВА, 
Яңа Александровка авылы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса