Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Саваплы эш башкара

Без, "Мәгърифәт" клубына йөрүче бер төркем ханымнар, шәһәребездә инде байтак еллар эшләп килүче "Дети войны" ("Сугыш чоры балалары") клубы утырышларына да бик теләп барабыз.

Аның җитәкчесе Глирә Төхбәт кызы Вәлиева безнең һәммәбезне ягымлы карашы, җылы сүзе белән каршы ала, өлкәннәрнең гозерләрен зур итагатьлек белән тыңлап, аларга эшлекле киңәшләрен дә бирә. Клубка да бик урынлы, дөрес исем биргән ул. Чөнки бигрәк тә бүгенге заманда сугыш афәтен кечкенә генә җилкәләрендә күтәргән шул чор балаларына һәрьяклап игътибар кирәк, ә ул бүген җитенкерәми кебек.

Без - сугыш чоры балалары ул елларның бар ачысын татып үстек. Зур авырлыклар күреп үссәк тә, сикәлтәле тормыш юлында югалмадык. Никадәр генә зарлансак та, без хәзер рәхәт заманда яшибез, Аллаһка шөкер.

Клубта бергә җыйналышкач, бер-бе-ребезнең хәл-әхвәлен белешеп, балачакны, яшьлек елларын искә алабыз, өстәл артына утырышып, чәйләп тә алабыз. Рәхәтләнеп ял итеп, рәхмәтләребезне әйтеп, күңел күтәренкелеге алып таралышабыз аннары.

Рәхмәт сезгә, Глирә Төхбәтовна, зур һәм бик тә кирәкле эш башкарасыз сез. Клубның гомере озын булсын, эшләре гөрләп торсын.
Иң изге теләкләр белән,
"Мәгърифәт" клубы әгъзалары
Назыймә Фәтхуллина,
Зәһинә Латыйпова, Таһирә Латыйпова, Бәһиҗә Исрафилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса