“Рамазан”да ипи тәмле
Яшәгәч, дөнья булгач, кешегә барысы да кирәк. Менә без дә, хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасын укучылар, сезнең белән үзебезнең сөенечебезне уртаклашырга булдык.
Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
Шактый вакыт ябылып торганнан соң, безнең Кодаш авылының түбән очында яңадан кибет эшли башлады. Ий, сөенде дә инде бу оч халкы кибет ачылуга, чөнки юк кына әйбер алыр өчен дә ике километрлап барырга кирәк иде икенче кибеткә. Хәзер менә рәхәткә тиендек. Кибетебезнең исеме дә бик матур - "Рамазан". Эш сәгатьләре дә бик уңайлы, киштәләрендә дә ни генә юк: иттән төрле-төрле казылыклар, сөт продуктлары, Питрәч кошчылык комплексыннан китерелгән тавыклар, аш җыелмалары, төрле сортлы чәйләр, кәнфит-прәннекләрнең әллә ничә төре безне кызыктырып тора. Иң мөһиме - әйберләрнең, ашамлыкларның сыйфатлы, тәмле булулары.
Ә Мактамадан китерелә торган таба ризыкларының, ипинең тәмлелеген белсәгез!
Болардан тыш, көнкүрештә кирәкле башка товарлар да ике як диварны биләп торалар. Башка кибетләр белән чагыштырганда, товар бәяләренең очсызрак булуы да яңадан-яңадан "Рамазан" кибетенә керергә тартып тора.
Сатучыбыз Эльмирадан шундый уңдык. Тырыш, ипле ханым һәр сатып алучыны ачык йөз, ягымлы сүзе белән каршылый. Яхшы товар тәкъдим итүчеләрен дә эзләп кенә тора, бәяләрен дә без - сатып алучылар файдасына сатулаша-сатулаша төшертергә тырыша.
Авыл (бигрәк тә түбән оч) халкының зур рәхмәтен "Рамазан" кибетенең хуҗабикәсе Любовь Богомазовага җиткерәбез. Сәүдәгез безнең Кодаш җирлегендә уңышлы барсын. Көзләр, кышлар (алар белән бәйле чыгымнар) сезне куркытмыйча, безнең авылда эшләвегезне дәвам итсәгез иде дигән теләктә кала кодашлар. Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа