Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Подстанция микрорайонына парк кирәк

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел логотибында яфраклы агач ышыгында гаилә сурәтләнә. Бу кешенең табигать тарафыннан саклануын, әйләнә-тирә мохитнең үсешен аңлата. Логотипта Татарстан Республикасы дәүләт әләмендәге төсләр файдаланылган. Бу уңайдан минем дә тәкъдимем, туган шәһәремә бүләгем бар иде. Кешеләр үз туган җирләренә мәхәббәтне гомер буе...

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел логотибында яфраклы агач ышыгында гаилә сурәтләнә. Бу кешенең табигать тарафыннан саклануын, әйләнә-тирә мохитнең үсешен аңлата. Логотипта Татарстан Республикасы дәүләт әләмендәге төсләр файдаланылган. Бу уңайдан минем дә тәкъдимем, туган шәһәремә бүләгем бар иде.

 

Кешеләр үз туган җирләренә мәхәббәтне гомер буе саклый. Алар бу хисне үзләре туган һәм яшәгән җирләренә, туган йортларына, туганнарына, якыннарына карата кичерә.
Минем туган ягым - Бөгелмә шәһәре. Безнең якның табигате гаять бай һәм серле. Урманнарның уйчан тынлыгы, чишмәләрнең сафлыгы, кырларда өлгереп килүче икмәкнең хуш исе - болар барысы да безнең тормышыбызның бизәге. Кеше күпме генә гомер кичерсә дә, туган ягына мәхәббәтне югалтмый. Кая гына барса да, үз ягын сагынып кайта. Мин дә туган шәһәремне бик яратам, нәкъ менә шушы төбәктә тууым белән горурланам. Минем туган йортым Подстанция районында урнашкан. Әти-әнием урманга терәп диярлек күркәм йорт төзеде. Мин Подстанция районын, халкын бик яратам. Бигрәк тә мәктәбемне яратам, аның белән горурланам.
Ләкин безнең районда ял итү паркы юк. Бу олыларны да, кечкенәләрне дә, яшьләрне дә бик борчый. Районыбызда яшь гаиләләр, балалар артып тора. Яшь әниләргә балалары белән ял итү урыны булмау кыен. Шәһәрнең үзәк мәйданын соңгы елларда төзекләндерделәр. Балалар мәйданчыгы, роликларда һәм скейтбордларда шуу өчен махсус юллар ясадылар. Ләкин безнең районнан үзәк мәйданга кадәр шактый ара, анда көн дә барырга һәркемнең вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Мин нәкъ менә шундый ял итү урынын үзебезнең Подстанциядә ясауларын теләр идем. Ә бит моның өчен менә дигән җирлек тә әзер. Мәктәпнең аскы ягында чокырлы урын бар. Шул урынны тигезләп, махсус юллар ясасалар, балалар өчен мәйданчыклар булдырсалар, барыбызга да яхшы булыр иде. Чокырлы урын скейтбордта шуу өчен җайлы, асфальтлыйсы гына кала. Күп еллар буе үсеп утыручы агачлар, чокырның нәкъ уртасыннан агучы Яхъя чишмәсе бу урынны тагын да ямьләр иде. Чишмәне төзекләндерә башлаганнар иде инде. Эшне дәвам итәсе генә кала. Әгәр минем тәкъдимемне кабул итсәләр, без - мәктәп укучылары бу эштә бик теләп катнашыр идек. Ял итү урыны булганга гына да түгел, ә мәктәбебезнең тирә-ягы төзекләнеп, матурланып китүенә куанып, үз көчебездән килгәннең барысын да эшләр идек.
Шәһәрем елдан-ел матурлана, төзекләнә. Безнең Подстанция районы да яңарса, төзекләнсә, бик яхшы булыр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса