Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Петровка авылында яшәүче Анна Антоновадан кыстыбый рецептлары

Кыстыбыйны кайбер якларда "күзикмәк" дип атап йөртәләр. Аны төче камырдан әзерлиләр. Чиста савытка сөт, су, йомырка салып болгатасың. Аннары он өстәп, кулга ябышмый торган итеп, камыр басасың. Камыр бераз кабаргач, 70-75 граммлы кисәкләргә бүләсең һәм, юка итеп җәеп, майсыз табада пешерәсең. Җәймәләрне әйләндереп ике ягын да, артык кыздырмыйча пешерергә һәм...

Кыстыбыйны кайбер якларда "күзикмәк" дип атап йөртәләр. Аны төче камырдан әзерлиләр. Чиста савытка сөт, су, йомырка салып болгатасың. Аннары он өстәп, кулга ябышмый торган итеп, камыр басасың. Камыр бераз кабаргач, 70-75 граммлы кисәкләргә бүләсең һәм, юка итеп җәеп, майсыз табада пешерәсең. Җәймәләрне әйләндереп ике ягын да, артык кыздырмыйча пешерергә һәм аларны йомшак булсын өчен тастымалга төреп куярга кирәк.
1 кг төче камыр өчен:
500-700 г он
200-250 г сөт
Су
1 йомырка
1 чеметем тоз.

Карабодай белән гөмбә кыстыбые
Йомшак итеп карабодай боткасын пешерәләр, гөмбә белән суган табада кыздырыла. Әзер боткага салып, яхшы итеп болгаталар һәм җәймәнең уртасына эчлекне ягалар, икенче яртысы белән каплыйлар. Аннары, әкрен генә кул белән баскалап, эчлекне тигезлиләр. Бөкләгән җирдән сынмасын өчен, камырны җылы килеш кулланырга кирәк. Әзер кыстыбыйларны эреткән май белән майлап, табага тезәләр, каплап 10 минутка духовкага яисә 2-3 минутка микроволновкага куялар. Шулай ук кыстыбыйларны табага май салып кыздырып та алырга була. Кыстыбыйны кайнар килеш табынга бирәләр (мондый кыстыбый салкын килеш тә бик тәмле була), аерым савытка эреткән атланмай да куярга мөмкин.
Бер кыстыбый өчен:
75 г камыр
120-150 г карабодай белән гөмбә
50 г май.

Йомырка белән суган кыстыбые
Бу кыстыбый башка кыстыбыйлар кебек үк ясала. Табынга салкын килеш тә бирергә була. Эчлек өчен пешкән йомырка вак итеп турала, ә суган майлы табада сары төскә кергәнче кыздырыла. Аннары барысын бергә болгаталар, эреткән май өстәргә була. Чөнки йомырка майны үзенә күп ала.
Бер кыстыбый өчен:
60 г камыр
100 г йомырка
Эчлеккә 15 г май
Майлау өчен сары май.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса