Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Оныкларыма уңышлар юлдаш булсын!

Мин Бөгелмә шәһәрендә 2002 елдан бирле яшим, оныклар тәрбиялим. Илнурым 2 нче урта мәктәптә белем алды, Илсөяр оныгым 4 нче урта мәктәпне "бик яхшы" билгеләренә генә - Алтын медальгә тәмамлады. Алар икесе дә мәктәптә әйбәт укыдылар, бер дә борчу китермәделәр.

Илнур 2013 елда дипломын "бик яхшы"га яклап, Казан дәүләт университетын тәмамлады, бүгенге көндә башкалабызда "Татнефть" идарәсендә инженер-геолог булып эшли. Икенче оныгым мәктәпне быел тәмамлады, беренче сыйныфтан алып, ул гел "5"легә генә укыды. Шушы еллар дәвамында Илсөяр үзенең тырышлыгы, фәннәрне үзләштерүгә сәләте белән яшьтәшләреннән аерылып торды, ул барлык фәннәрне дә яратып өйрәнде, шуңа күрә аны укытучылары да, сыйныфташлары да бик яраттылар.
Миңа, оныкларымның опекуны буларак, инде 75 яшьтә булуыма да карамастан, алар белән бергәләп фәннәрне яңабаштан өйрәнергә туры килде. Үземне яшьлегемә кабат әйләнеп кайткандай хис итәм мин яраткан оныкларым янында. Әбиләрен бик яраталар алар, рәхмәт барысы өчен дә, бәхетле һәм тәүфыйклы булсыннар, киләчәк тормышларында, эш-гамәлләрендә гел-гел уңышлар гына насыйп итсен балакайларыма.
Илсөяр бүген - Казан (Идел буе) федераль университеты студенты. Укырга киткәндә, мине тынычландырып: "Әбием, минем өчен борчылма, барысы да һәрчак тәртиптә булыр", - диде.
Форсаттан файдаланып, оныкларымны укыткан 2 нче һәм 4 нче мәктәп директорлары Геннадий Иванов белән Ираида Смирновага, укытучылар коллективына яраткан газетам аша рәхмәтләремне җиткерәсе килә. Илсөяр үзенең беренче педагогын - 4 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рушания Гафиятуллинаны бүген дә иң җылы сүзләр белән сагынып искә ала.
Үткәннәргә борылып карыйм да исем китә. Оныкларым белән ялгыз калгач, башымда бер генә уй булды: аларга дөрес тәрбия, лаеклы белем бирә алырмынмы? Бүген, инде йомгак ясап, тулы ышаныч белән шуны әйтә алам: кыен вакытлар булса да, тырышканда, балалар белән уртак тел тапканда, барысына да ирешергә була икән. Балаларын 1 нче сыйныфка илткән ата-аналарга, әби-бабайларга менә шулай дип әйтәм. Укытучылар да безгә бу игелекле эштә бик ярдәм итәләр, барысы өчен дә аларга зур рәхмәт, эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ил күгебез һәрчак аяз булсын.
Сүз соңында. Быел оныгым Илсөяр белән 11 нче сыйныфны 16 бала тәмамлаган иде, барысы да югары уку йортларына керделәр. Аларның әти-әниләренә сабырлык, түземлек, ә студентларга тырышлык һәм белем эстәүдә үҗәтлек теләп калам.
Фәния МУСИНА,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса