Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

“Онлайн балалар”

Чараның максаты булып балигъ булмаганнарны социаль челтәрләрдә куркыныч кул сузулардан саклану ысулларына өйрәтү торды.

Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә психолог Ольга Колганова “Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру” технологиясен тормышка ашыру кысаларында,  “Онлайн балалар” дигән чара үткәрде. Чараның максаты булып балигъ булмаганнарны социаль челтәрләрдә куркыныч кул сузулардан саклану ысулларына өйрәтү торды. Очрашу барышында психолог балалар белән берлектә интернет кулланучысын сагалаучы куркынычлар турында сөйләште. Яшүсмерләр интернет кулланганда нинди кагыйдәләр буенча эш итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар, нинди веб-төеннәргә керү кулай булуын белделәр. Аннан соң, “Ярдәм линиясе” күнегүләре үткәрелде һәм агрессив кешеләр белән бәрелешкәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Чара ахырында балалар Интернет челтәрләрендә үз мәгълүмати куркынычсызлыкларын саклау буенча киңәшләр алдылар.

Ольга КОЛГАНОВА, психолог

Галина АРТЕПОЛИХИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса