Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Олуг бәйрәм – Мәүлид бәйрәме

Галиәсгар Камал театрында Узган атнаның дүшәмбесендә Казан шәһәрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бик зурлап Аллаһ Рәсүле Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен милләттәшләребез олылап уздырдылар.

Флюра ШӘРИПОВА,
Татар мәдәният үзәге житәкчесе.

Әлеге тантанага Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) турында мөнәҗәтләр әйтү өчен Татар мәдәният үзәгенең "Мирас" халык ансамбле дә (җитәкчесе - хаҗия Чәчкә Миргасыйм кызы Сәлимова) чакырылган иде. Алып бару өчен транспорт мәсьәләләрен һәм төн куну мәшәкатьләрен үзенә йөкләп, үзәк мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да әлеге сәфәрдә катнашты. Бәйрәм барышында Бөгелмәбезнең мөнәҗәт әйтү осталары - "Мирас" әби-ләрен (рәсемдә) "Буран" әби-ләреннән дә өстен куйдылар.

Бәйрәм программасында алар сәхнәгә ике кат чыктылар: беренчесендә - "Лә иләһа илләллаһу" мөнәҗәтен, ә икенче чыгуда "Әминә ханым - Мөхәммәд анасы" дип аталган мөнәҗәт әйттеләр. Бөгелмәбезгә сөенеч - әлеге бәрәкәтле бәйгедә имам-хатыйбыбыз Рөстәм хәзрәт тә бик күркәм чыгыш ясап, олуг бәйрәмебезгә ямь өстәде.
Өстәп, шуны әйтәсе килә: сәфәрегезне Раббыбыз әҗер саваплардан кабул итсен, хөрмәтле дин кардәшләр!

Укучылар сараенда

Назыймә ФӘТХУЛЛИНА.

27 гыйнвар көнне "Мәгърифәт" клубы әгъзалары Укучылар сараенда җыелышып, узып баручы бәйрәмнәрне билгеләп үттеләр.

Иң беренче итеп, соңгы пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнең туган көнен искә алып үтәргә булдык. Бу олуг көнгә багышлап, Гыйльмеруй Байбекова Коръән сүрәләрен укыды, тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Аннары герой-якташыбыз Газинур Гафиятуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан, клуб җитәкчесе Әлфия Мостафина аның батырлыгы турында бәян итеп, әти-бабайларыбызның илебез азатлыгы хакына Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы каһарманнарча көрәше турында киләчәк буыннарга җиткерү максатында, аларга бу турыда һәрдаим сөйләп торырга кирәклеген искәртте.

Клубның актив әгъзалары Бәһиҗә белән Галимҗан Исрафиловларны Алтын туйлары белән котлап, Хөсәен Әбунәев үзенең шигъри юлларын бүләк итте һәм алар, җәмәгате Асия ханым белән икәүләшеп, юбилярларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. "Мәгърифәт" клубы әгъзалары исеменнән дә котлаулар булды.

Укучылар сарае җитәкчесе Раиса Павлова Бөгелмә шәһәре һәм районы ветераннар советы исеменнән бәйрәмгә җыелган өлкәннәрне Яңа ел, мөселманнарның изге бәйрәме - пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көне белән һәм юбилярларны кайнар тәбрикләп, барысына саулык-сәламәтлек теләде.
Соңыннан клуб җитәкчесе "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире бүләген - бик тә күркәм стена календарьларын өләшеп чыкты. Барысы да, рәхмәтләрен әйтеп, кабул итеп алдылар.
Аннары җанлы әңгәмә, үзара хәл-әхвәл белешү мул итеп әзерләнгән чәй табыны янында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса