Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Әниләр турында укыйбыз

Карабаш бистәсе китапханәсе “Әни турындагы хикәяләрне бергәләп укыйбыз” республика акциясендә 2 урта мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары катнашты.

Китапханәче балаларны Сусанна Михайловна Георгиевская иҗаты белән таныштырды, “Галина мама” повестеннән өзек, Е. Благина, Н. Саконскаяның шигырьләрен укыды, Вера Хәмидуллинаның “Өйдән яхшы кәеф китүе турында әкият” дигән гыйбрәтле хикәяте белән тәмамлады. Балалар гаилә мөнәсәбәтләре, иң кадерле кешегә – әнигә карата мәхәббәт турында фикер алышуларда актив катнаштылар. “Бөтен гаиләбез белән китаплар укыйбыз” һәм “Сабый теле белән” дигән конкурслар үткәрделәр, барлык сыйныф белән әни турында җыр җырладылар. Сиңа ничә яшь булса да, бишме сиңа яки син инде бик зурмы, сиңа һәрвакыт әни кирәк, аның кайгыртуы, аны игелекле мөгаләмәсе, аның синең тормышыңда катнашуы, аның җылы, якты, мөлаем карашы беркайчан да артык түгел.

Әнисә САМУЧЕНКОВА,

А. КИМ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса