Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Нигә “Сәлам” түгел?

Шәһәребезнең Абдулла Алиш урамында яңа азык-төлек кибете пәйда булды. Дөресрәге, иске кибетнең исемен алыштырдылар. "Салям" дип атала ул хәзер. Әлеге дә баягы, ни урысча, ни татарча ул хәзер - урысча булса - "Привет", татарча булса, "Сәлам" диярләр иде...

Ягсуп МОРТАЗИН.
Бөгелмә шәһәре.
"Сәлам" үзе гарәпчәдән алынган сүз. Традиция буенча икенче иҗегендә "а" хәрефе языла. Бәлки бу кибеткә исем кушучылар, әйтергә җайлы булсын дип, урыстелле халыклар мәнфәгатен күздә тотканнардыр? Әмма, дөресендә, сүз кайсы телдән алынган булса, шундагыча әйтелергә һәм язылырга тиеш,
ләбаса! Әнә, "Тәмле", "Даруханә", "Аш-ханә", "Хәзинә" һәм башка исемнәр саф татар телендә язылган бит, бер хәрефен дә үзгәртмәгәннәр.
Бер уңайдан шуны да әйтим әле, Бөгелмә урамнары чит телләрдә язылган элмә такталар, рекламалар белән чуарланды хәзер. Шәхсән мин үзем, гәрчә югары белемле мөгаллим булсам да, аларның күбесенең мәгънәләрен дә аңламыйм. Ә менә үзебезнең ана телебездә язылганнары бетеп бара.
Шәһәр хакимиятендә утыручыларның байтагы татар милләтеннән булсалар да, никтер битарафлык күрсәтәләр бу очракта. Кем әйтмешли, әллә инде күбрәк "Европа цивилизациясе" җәлеп итәме аларны да, белмәссең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса