Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Ни хәлләрең бар,коллегам?

Ел саен мин 5 октябрьне зарыгып көтеп алам. Кадерле укытучыларымны, коллегаларымны бәйрәм белән - Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Ә бәйрәм алдыннан мине: "Коллегаларымның хәлләре ничек икән? Кәефләре бармы? Бәйрәмгә ничек әзерләнәләр? Эштән бик арып кайтмыйлармы? Бәйрәм табынына нәрсә пешерәләр?" - дигән сораулар борчый. Хәзер бит бигрәк яхшы заманда яшибез,...


Гөлназ БИЛАЛОВА,
9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Менә мин дә коллегаларымны "тикшерим" әле дип, "Классташлар"дан аларга "смс"лар язып, хәлләрен белештем.
7 нче мәктәптә эшләүче коллегам Гөлшат Илдус кызы Талыйпова: "Электрон журнал тутырам, эшем бик күп, бик күп. Әле кызның өй эшләрен дә тикшерәсе бар. Бәйрәм рухы сизелә, инде әзерләнә башладым. Табын әзерләү хәзерге вакытта проблема түгел, акчаң булса, бар да бар. Яратам мин бу бәйрәмне, чөнки - чәчәк-ләр, бүләкләр, матур теләкләр", - дип язган ул.

Башлангыч сыйныфларда мине укыткан, хәзерге вакытта Самара шәһәренең "Яктылык" мәктәбендә эшләүче Гөлфия апа Глушкова белән күңелле смайликлар куеп, рәхәтләнеп языштык. Күрәсең, авылдашларыннан, укучыларыннан смс-хәбәрләр уку зур шатлыктыр инде. Ул болай дигән: "Укытабыз да, үзебез дә ФГОС буенча курсларга йөрибез. Бәйрәмгә әле әзерләнә дә башламадым, минсез нидер әзерлиләр бугай. Үзем тырышып укып йөрим. Арып кайтканны да сизмим, көне буе аяк өстендә". "Бәйрәмгә нәрсә пешерергә җыенасыз?" - дигән соравыма: "Эштә булганда, плитә янында мин сирәк торам, күптәннән анда кызым хуҗа, нәрсә пешерсәләр дә риза", - дигән. Гөлфия апабыз шундый уңган, булган укытучы. Мине бәйрәмдә чәй янында искә алырсыз дип, рулет рецептын язып җибәргән. Пешереп карарга булыр инде.

Дустыбыз 6 нчы мәктәп укытучысы Айгөл Әзһәр кызы Газалиеваны ничек күреп алдым, үзем дә белмим. Бик тизгә генә кереп чыкты "Классташлар"га. "Бәйрәм исе сизелми дә, бөтен көчемне җыеп, ачык дәрескә әзерләнәм. Кызлар, соңыннан", - дип, тиз генә чыгып "тайды" ул. Айгөл коллегама уңышлар теләп калам, шылтыратып, хәлләрен белермен әле.

Ә менә 2 нче лицейда эшләүче коллегам Гөлназ Ингил кызы Габдрахманова: "Әле генә улым Аяз белән хоккейдан кайтып кердек. Бәйрәм бик күңелсез үтәр инде, чөнки улымны Ижевск шәһәренә уенга озатам. Тәмле итеп кыс-тыбый, коймак пешерермен, чәй эчергә килегез", - дип, әле кунакка да чакырган. Бармыйча да булмас инде, коллегамның уңган хуҗабикә икәнен күп-тәннән беләм, элек ашаган коймакларының тәмнәре дә һаман авызымда тора.
Менә шулай кеше тормышын тикшереп утырырга бик килешми. "Күп белсәң, тиз картаерсың", - дия иде минем әбекәй. Аннан соң бит компьютер алдында да бик мавыгып китәргә ярамый. Өстәвенә, иртәгәгә дәресләргә әзерләнәсе бар, әнә тикше-рергә дип алып кайткан дәфтәрләр дә мине көтә.
Форсаттан файдаланып, барлык укытучыларны, коллегаларымны һөнәри бәйрәм-нәре белән котлыйм. Кояштай озын гомер һәм корычтай исәнлек теләп калам. Эшләрендә уңышлар юлдаш булсын аларга.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса