МУСА ҖƏЛИЛ – МƏҢГЕ ОНЫТЫЛМАС!
15 февраль көнне безнең балалар бакчасында бөек шагыйребез Муса Җəлилгə багышланган шигырь кичəсе үткəрелде. Кичəне Муса Җəлил сүзлəренə язылган "Əтəч" җыры белəн башлап җибəрдек. Балалар рус һəм татар теллəрендə Җəлилнең шигырьлəрен сөйлəделəр. "Кызыл ромашка" шигыренə инсценировка куелды. Кичə барышында кечкенə Муса яратып уйнаган татар халык уеннары да уйналды. Балалар кичəдə...
15 февраль көнне безнең балалар бакчасында бөек шагыйребез Муса Җəлилгə багышланган шигырь кичəсе үткəрелде.
Кичəне Муса Җəлил сүзлəренə язылган "Əтəч" җыры белəн башлап җибəрдек. Балалар рус һəм татар теллəрендə Җəлилнең шигырьлəрен сөйлəделəр. "Кызыл ромашка" шигыренə инсценировка куелды. Кичə барышында кечкенə Муса яратып уйнаган татар халык уеннары да уйналды. Балалар кичəдə аеруча актив булдылар. Алар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белəн якыннан таныштылар. Кичə күңелле үтте. Гомумəн əйткəндə, татар телен чит тел буларак үзлəштерүче балалар өчен мондый кичəлəрне үткəрү татар телен үзлəштерүгə өстəмə бер этəргеч булып тора.
Гөлнур НИГЪМƏТҖАНОВА,
17 нче "Красная шапочка"
балалар бакчасы тəрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа