Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Муниципаль устав кемнәр өчен языла?

"Бөгелмә авазы" газетасының быелгы 16 май санында басылган "Рәсми хәбәр"не укыгач, бәлки берәр җавап табылыр дип, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Шушы санда бирелгән 2014 елның 5 маенда узган гаммәви тыңлаулар нәтиҗәләреннән чыгып һәм беркетмәләргә таянып, капиталь төзелеш объектларына һәм җир участокларына шартлы файдалануга рөхсәт бирү турында комиссия карарлары кызыксындырды мине. "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясе рәисе Марсель Каюмов имзасы белән бирелгән рәсми хәбәрнең беренче пунктында менә шундый юллар бар: "Климент Ворошилов урамы, 19 нчы йорт, 17 нче квартир. Сораучылар К.Е. Степанова һәм Н.В. Федорова. Тәкъдим-нәтиҗә: ЖЗ - 2-5 катлы катнаш торак йортлар зонасында - Климент Ворошилов урамы, 19 нчы йорт, 17 нче квартир адресында урнашкан капиталь төзелеш объектын, күпквартирлы йорттагы гомуми милек хуҗаларының анда чәчтараш урнаштыруга каршы булулары сәбәпле, шартлы файдалануга рөхсәт бирмәскә". Ташка бас-кан кебек акка кара белән язылган, законнарның барлыгын һәм аларның халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән булуын чагылдырган бу юлларны укыгач, гаҗәпләнеп куйдым: Ворошилов урамындагы 19 нчы йортта яшәүчеләрнең тавышын ишеткәннәр, аларның сүзенә колак салганнар, ә нигә безне - Тукай урамындагы 72 нче йортта гомер кичерүчеләрне санга сукмыйлар икән? Йортыбыз белән каршы булуга карамастан, беренче катта, чәчтараш ачабыз дип, бер ел буена дөбер-шатыр ремонт ясап яталар. Бармаган, мөрәҗәгать итмәгән урын калмады инде. Башкарма комитетка, прокуратурага яздык, Россия һәм Татарстан Президентларына, судка мөрәҗәгать иттек. Тик берсе дә безне ишетми, якламый.
Мин үзем өлкән яшьтә һәм аллергиядән интегәм, хәтта сабынны да сайлап кына алам. Ә боларда аның ниндие генә булмаячак. Чәчтараш нәкъ минем фатир астында булачак. Ничек кенә "изолированный" булмасын, ис тишек таба ул. Миңа ничек яшәргә, интегеп гомер итәргә каламы? Бу устав, законнар кемнәр өчен генә языла икән соң?
Әлфия САФИНА.
Бөгелмә шәһәре.
Редакциядән. Күргәнегезчә, Әлфия ханым, ярдәм сорап һәм гаделлек эзләп, байтак инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән. Шуларның берсенә генә күз салыйк әле. Агымдагы елның 16 июнендә ТРның гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе утырышында Әлфия Мостафа кызы Сафинаның апелляция ши-
каяте карала. Анда судка бирүче Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының торак бинаны торак булмаган бинага әверелдерү турындагы карарын дөрес түгел дип тануны һәм мораль зыянны компенсацияләүне таләп итә. Суд карарында менә мондый юллар бар (буталчыклыклар килеп чыкмасын өчен аны судта кулланылган телдә бирәбез):
"…В начале 2013 г. Н.Н. Новичкова собирала подписи с целью согласования с жильцами дома перестройки квартиры N 2 в указанном доме, принадлежащей ей на праве собственности, под парикмахерскую, на что заявитель и иные жители были не согласны... Публичные слушания с участием жильцов по данному вопросу проводились, жильцы не знали о них и не участвовали при их проведении…"
Чыннан да, гаммәви тыңлаулар узган (ул турыда "Бугульминская газетаның 2012 ел, 28 декабрь санында рәсми хәбәрдә әйтелә: "…разрешить… размещение парикмахерской при условии выполнения замечании комиссии". "Замечание" дигәннәре шул: "представить протокол собрания жильцов с согласием размещения парикмахерской".
Суд карарыннан күренгәнчә, Новичкова фатир хуҗаларыннан рөхсәт сорап йөрүгә карамастан, бу йортта яшәүчеләр чәчтараш ачуга катгый каршы килгәннәр. Шуңа да карамастан, 2013 елның 28 маенда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының "Торак бинаны торак булмаганга күчерү турында"гы 638 нче карары белән чәчтараш проекты раслана.
Җиде битлек суд карарына башкача тукталып тормыйча, югарыда бәян ителгәннәргә игътибар итсәк, муниципаль район уставы ике йорт буенча
(Климент Ворошилов урамы, 19 нчы йорт, 17 нче фатир һәм Габдулла Тукай урамындагы 72 нче йорт, 2 нче фатир) капма-каршы ике карарга нигез булып яткан. Әллә соң ике икең һәрчак дүрт була алмый микән? Җавап көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса