Укучы хатлары

Мунчага бардык, канәгать калдык

Хөрмәтле редакция! Шәһәребезнең Герцен урамындагы мунчада ноябрь аенда ремонттан соң беренче тапкыр гаиләбез белән булдык. Дөресен әйтим: "Үзгәрешләр, ремонтлар нигә кирәк булды икән инде, безгә элек тә ошый иде бит, ярамаслык түгел иде лә", - дигән уйлар белән шикләнә-шикләнә генә бардык.

Әмма ишектән атлап керүгә, бөтен шик-шөбһәләребез тиз арада таралып юкка чыкты. Мунчаны халыкка бик тә уңайлы, матур итеп әзерләгәннәр икән. Хәзер инде мунчага, курыкмыйча, рәхәтләнеп йөрибез.
Бу эшләрне оештырган, башкарган кешеләргә: җитәкчеләргә, эшләүчеләргә, бүгенге көндә хезмәт күрсәтүчеләрнең һәммәсенә дә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. "Яңа" мунча, безгә ошаган кебек, башка бик күпләрнең дә күңеленә хуш киләдер дип ышанабыз.
Бәдиянчәчәк КӘБИРОВА,
пенсионер.
Бөгелмә шәһәре.