Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

“Моңлы кичләр”дә – моңлы көз

2014 ел - Мәдәният елы Сахраларга чыгып, хәйран калдым, Бер ялгызы елый кыр казы, Кайтавазлар булып ишетелә Кыр казының елау авазы. Җиде кат күкләрдә каз сагышы, Ярасына кагыла күрмә берүк, Сахраларда син дә кыр казыдай Бер ялгызың торып калырсың күк! Бөгелмә Татар мәдәният үзәге каршында эшләп килүче "Моңлы кичләр" клубы...

2014 ел - Мәдәният елы
Сахраларга чыгып, хәйран калдым,
Бер ялгызы елый кыр казы,
Кайтавазлар булып ишетелә
Кыр казының елау авазы.
Җиде кат күкләрдә каз сагышы,
Ярасына кагыла күрмә берүк,
Сахраларда син дә кыр казыдай
Бер ялгызың торып калырсың күк!
Бөгелмә Татар мәдәният үзәге каршында эшләп килүче "Моңлы кичләр" клубы үзенең "Көзге моңнар" дип аталган чираттагы кичәсен менә шушындый сүзләргә язылган җыр белән башлап җибәрде. Халык бу очрашуны көтеп алган күрәсең, залда алма төшәр урын да юк иде.
Клубның алыштыргысыз алып баручысы Эдуард Гафиятуллин моңсу көзгә, кошларга багышланган җырларның берсе арты икенчесен шигъри юллар белән игълан итеп торды.
Кичәдә ут-күршеләребез Башкортстан Республикасының Кандра авылыннан да кунаклар бар иде. Күчтәнәчкә кабарып пешкән хуш исле күмәч алып килгәннәр үзләре белән. Билгеле инде, ямь өстенә ямь өстәп, тамашачыга җыр да бүләк иттеләр алар. "Моңлы кичләр"нең алыштыргысыз "Бөгелмә сердәшләре" ансамбле егет һәм кызлары чараның актив катнашучылары булдылар.
Клубның хуҗабикәсе Гөлгенә Авзалова, алып баручы Эдуард Гафиятуллин, җырчылардан Фәния Сухова, Әлфия Нурмөхәммәтова, Румия Фәттахова, Фәһимә Гапсәламова, Зәлифә Галимова, Нияз Мөхәммәтдинов, баянчыбыз Нәҗип Килдияров, шагыйрәбез Рәмзия Галимова кичә дәвамында тамашачыларның күңелен ачтылар. Алай гына түгел, залдан халык арасыннан чакырып җырлатучылар да булды.
Кичә бик күңелле үтте. Халык моңнарына сусаган тамашачы җыр-моңнарны тыңлап хозурланды. Концерттан соң төрле уеннар, биюләр оештырылды.
Менә шушындый җанга якын, күңелле кичәләр үткәргәннәре өчен Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребез булсын.
Торналар оча көньякка,
Тасма булып тезелеп,
Күк йөзеннән сибелә кебек
Сагышлы моң өзелеп…
Бер төркем тамашачылар исеменнән,
Исламовлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса