Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Моңа кем гаепле?

Капиталь ремонт программасы эшли башлаганнан соң шәһәребез күзгә күренеп яңарды һәм яшәрде, иске, тузган йортлар да матурланып киттеләр. Ләкин бүгенге язмамда күңелләрне китәрерлек бер проблеманы күтәрергә телим. Ремонт тәмамланып, беркадәр вакыт үтүгә, чип-чиста йорт стеналарында әллә нинди ятышсыз сүзләр пәйда була. Урамга чыгып йөргән кешеләр мондый ямьсез күренешләрне һәрдаим күреп...

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Әйдәгез, бергәләп фикер йөртик әле. Мондый ямьсез гамәлләрне зурлар эшләми, ләбаса. Бер шигебез дә юк, бу - балалар, яшүсмерләр эше,
мәктәп укучылары "иҗаты". Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында шушы теманы күтәреп чыгу бик кирәкле һәм урынлы булыр дип уйлыйм мин.

Стеналарга "һөҗүм" ясау көндезләрен түгел, төнлә кеше күрмәгәндә башкарыла бит. Шулай булгач, полиция хезмәткәрләре дә төннәрен дежурлык иткәндә моны игътибар үзәгендә, күз уңында тотсалар, нәтиҗәсе булмый калмас.

Башка шәһәрләрдә бу күренеш белән ничек көрәшәләр икән, беләсе иде. Быел гына да берничә мәртәбә күрше Әлмәт шәһәрендә булырга туры килгән иде. Анда мондый юньсез язуларны күрмәдем.

Күпме чыгымнар түгеп, көтеп алган ремонттан соң шундый матурлыкны юк итү - вәхшилек ул. Ничек кенә булмасын, минем фикеремчә, менә шушындый ямьсез күренешләргә күз йомып карау, битарафлык үзе үк тәртипсезлек тудыручы факт булып тора.

Редакциядән. Газета укучы бу проблеманы бик тә урынлы күтәргән. Буш вакытларын кая куярга белми аптыраган бүгенге яшүсмерләр, сәнгать һәм спорт объектларында алар белән җитәрлек эшләмәүләре аркасында, кулларына буяу тотып, кача-поса стена "бизәргә" керешә кебек. Бәлки, ул моның белән үзенә күрә кемгәдер протест белдерәдер, яисә үзенең осталыгын шул рәвешле күрсәтергә телидер?
Кулларыбызны җәеп, нишлик соң дип аптырап торганчы, моның беренчел сәбәпләрен эзләргә кирәктер. Бу вак мәсьәлә түгел. Бүген буяу тотып чыккан бала иртәгә берәр нинди җитди хокук бозуларга бармас дип, берәү дә гарантия бирә алмый. Шулай булгач, педагоглар, ата-аналар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, яшүсмерләр белән олыларча тиң итеп сөйләшеп, аларның проблемаларын аңларга тырышып, берәр чарасын күрергә тиештер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса