Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

“Мин Пәйгамбәребезне яратам”

30 гыйнварда Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә, Татарстан мөселманнарын берләштереп, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү, Франциядәге "Charlie Hebdo" сатирик журналындагы Пәйгамбәрне сурәтләгән карикатураларга ризасызлык белдерү максатыннан, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте "Мин Пәйгамбәребезне яратам" акциясен башлап җибәрде.

Җомга намазыннан соң, мөселман активистлары мәчеткә килүчеләргә Пәйгамбәрне олылау һәм ярату сүзләре язылган махсус күкрәк билгеләре һәм кечкенә әләмнәр тараттылар.
"Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте бу акцияне Аллаһы Тәгаләгә ышанучы кардәшләребез соравы белән үткәрә. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) безгә, мөселманнарга, бик кадерле. Мәүлид тәмамлану уңаеннан һәм карикатуралар белән бәйле соңгы вакыйгаларны исәпкә алып, бу чараны зурлап оештырырга булдык", - ди ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров. Аның сүзләренә караганда, акция Ислам дине нигезендә яткан төп рухи кыйммәтләрне, традицияләрне искә төшерергә ярдәм итәчәк.
Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, нәкъ менә мондый акция уздыру турындагы фикер көтмәгәндә туган. Моңа кадәр күкрәк тамгасындагы сурәт социаль челтәрләрдә шактый киң таралган. Шуңа да әлеге символны файдаланып, значоклар эшләп таратырга булганнар. Акция, нигездә, мәчеткә йөрүчеләр өчен оештырылган.
Илфар хәзрәт, мондый чаралар киләчәктә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын өйрәнүгә бер этәргеч булсын иде, дигән теләген җиткерде.
"Әйе, сүз иреге сатира жанрына урын куя. Әмма сатираның төп мәгънәсе - каршы якка билгеле бер йогынты ясау.
Әлеге жанр билгеле бер иҗтимагый әһәмияткә ия булырга тиеш. Дөрес, кешеләр мөселманнарны да, мөселман сәясәтчеләрен, дин эшлеклеләрен дә тәнкыйтьләү хокукына ия. Ләкин биредә сүз күптән безнең янда булмаган һәм мөселманнар өчен иң югары кыйммәткә ия кеше - Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) турында. Әлеге уңайдан бернинди сүз иреге турында әйтеп булмый. Бу максатчан рәвештә дини хисләрдән мыскыллап көлүгә юнәлтелгән провакация иде", - ди Рөстәм хәзрәт Батров Париждагы вакыйгаларны шәрехләп.
Кол Шәрифтә башланып киткән акция Татарстанның башка мәчетләрендә дә дәвам итте. Узган җомга көнне Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте оештырган акциягә кушылып, Бөгелмә мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге активистлары да шундый чара уздырды. Җомга намазына килүчеләргә "Мин Пәйгамбәребезне яратам" дип язылган значоклар таратылды, карикатуралар белән бәйле вакыйгаларга җәмәгатьчелекнең нәфрәте белдерелде. Акция-дә өлкәннәр дә, яшьләр дә - барлыгы 200гә якын кеше катнашты.
Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН,
Бөгелмә мәхтәсибәтенең
яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса