14 ноябрьдә Халыкара логопедлар көне үткәрелә. Киң таралмаса да, бик кирәкле һөнәр. Әйтем дефектлары булган балалар торган саен күбрәк очрый, ә дефектларның үзенчәлекләре төзәтүгә авыррак бирелә. Ә бит нинди яхшы булыр иде: бала табибка килә, аның киңәшләрен тыңлый, дөрес итеп авазларны әйтә һәм кайтып та китә. Әмма чынбарлык күпкә катлаулырак.
Беренче дәрестә Тимур - әнисе белән, икенчесендә әбисе белән утырды. Дәресләрнең беренчесендә дә, соңгысында да ул сүз әйтмәде, игътибарын җәлеп итәр өчен уйнаткан төсле рәсемнәр һәм уенчыкларга карамады. Сабыйның беренче кыюсыз сүзләрен мин, янына иптәш тапкач кына, охшаш аваз дефектлары булган малай ярдәмендә ишеттем. Һәм минем эшем, акрын булса да, "кузгалып" китте.
Диагнозлар бертөрле булуга карамастан, балалар үзгә. Һәркайсына шәхсән мөгамәлә сорала. "Мин булдырырмын" дигән өмет туганчы, ышанычның нечкә генә җебен эзлисең; тик шулай да бу өметне ул бары үзе, кечкенә генә көндәлек җиңүләре аша, чынбарлык итәчәк.
Логопед - һәм табиб, һәм тәрбияче. Сабырлык, эзләнүчән фикер, иҗади сәләт һәм балаларга мәхәббәт аның эшен кадерле итә.
Бәйрәм котлы булсын, хөрмәтле коллегалар!
Альбина ЛАТЫЙФУЛЛИНА,
"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге логопеды.