Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Кызыклы мәктәп тормышы

Инде традициягә әйләнгән, республикада һәр ел саен уздырыла торган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә безнең 2 нче лицей укучылары һәм укытучылары да актив катнаша. Быел да әлеге уңайдан лицейда күптөрле чаралар оештырылды. Февраль аенда, бөек татар шагыйре, каһарман Муса Җәлилнең 110 еллык юбилее уңаеннан, лицейда аның иҗатына багышланган шигырь бәйгесе уздырылды....

Инде традициягә әйләнгән, республикада һәр ел саен уздырыла торган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә безнең 2 нче лицей укучылары һәм укытучылары да актив катнаша. Быел да әлеге уңайдан лицейда күптөрле чаралар оештырылды.

Февраль аенда, бөек татар шагыйре, каһарман Муса Җәлилнең 110 еллык юбилее уңаеннан, лицейда аның иҗатына багышланган шигырь бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 1 - 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Чара Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация белән үрелеп барды. Бәйгедә җиңгән укучыларга Дипломнар тапшырылды.

21 февраль -Халыкара туган тел көне. Әлеге нисбәттән 19 февраль көнне лицей китапханәсендә 5 - 6 нчы сыйныф укучылары өчен әзерләнгән чара үтте. Кичәдә төрле милләт балалары үз телләрендә шигырьләр укыдылар, "Тел күрке -сүз" дип исемләнгән викторинада актив катнаштылар. 25 февраль көнне лицей- да "Без татарча сөйләшәбез!" исемле акция үтте. Иртән югары сыйныф укучылары милли киемнәрдән, татарча сәламләп, мәктәпкә килгән укытучыларны һәм укучыларны каршы алды. Залда яңгырап торган татар җырлары һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте. Викторина сорауларына җавап биргән һәр укучы тәмле призга лаек булды. Ашханәдә укучыларны татар милли ашларыннан әзерләнгән өстәлләр янында милли киемнәр кигән кызлар каршы алды. Кыстыбый, чәкчәк, бавырсак, коймак, өчпочмак,вак бәлеш һ.б.лар. Бу ашлар һәркемнең күңеленә хуш килде. 5 - 6 нчы сыйныфлар өчен оештырылган "Туган телем -иркә гөлем" интеллектуаль уены барлык укучыларны җәлеп итте. Башваткычлар,табышмаклар, тизәйткечләр кергән биремнәрне укучылар кызыксынып эшләделәр. Һәркем татарча гына җавап бирергә тырышты. Шулай ук лицейда 21 февраль - Туган тел көненә багышланган шәһәркүләм бәйрәм уздырылды. Бәйрәмгә башка мәктәпләрдән дә кунаклар килгән иде. Анда яңгыраган һәр шигырь, һәр җыр һәм биюләр кичәнең бизәге иде. Акциянең дәвамы булып 6 апрельдә "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу торды. Очрашуга берләшмә җитәкчесе Флюра Шәрипова, шагыйрәләр Рәмзия Галимова, Әлфинур Шәвәлиева килгән иде. Алар белән корган әңгәмә, алар укыган шигырьләр укучылар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Шәһәребездә танылган артист Эдуард Гафиятуллин башкаруында "Тәфтиләү" җырын тыңлаучылар алкышларга күмде. Менә шундый тормыш белән яши лицеебыз. Алга таба да кызыклы чаралар оештыруны, танылган шәхесләр белән очрашуларны үз алдыбызга максат итеп куеп эшлибез.

Гөлнара НИВМӘТУЛЛИНА,

2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

/Фото - мәктәп фондыннан/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса