Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Кустанай – “Нурлы юл”да

Ноябрь аенда миңа Казакъстанның Кустанай шәһәренә сәфәр кылырга туры килде. Шул истәлекле көннәрдә, атап әйткәндә, 11 ноябрьдә, Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев ил халкы алдында юллама белән чыгыш ясады һәм "Нурлы юл" дип аталган яңа икътисад сәясәтен игълан итте. Әлеге программаны гамәлгә ашырып, Казакъстан якын елларда дөньяның иң алга киткән...

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Кустанайлар быел зур уңышка ирешкәннәр - 4 миллион тонна икмәк җыеп алганнар. Ильяс Омаров исемендәге Казакъ драма театрының мәһабәт бинасын төзеп куйганнар. "Ерлан" төзү фирмасы директоры Тюлеген Җайлубаев үз исәбенә яңа мәчет салдырган. Авыл йортлары урнашкан урамнарга да бизәкле таш плитәләрдән тротуарлар сузганнар, эскәмияләр, матур чүп савытлары тезеп чыкканнар. Үзем ике елга бер мәртәбә ул якларга барып чыккан саен, тагын нинди яңалыклар бар микән дип, игътибар белән карап йөрергә яратам. Менә һәрбер подъезд төбенә эленгән, барысы да бер формада эшләнгән игъланнар такталары да җәлеп итте бу юлы. Ә Кызыл китапка кертелгән җәнлек рәсемнәрен урамнарга элеп куеп, алар шәһәрне бизәп кенә калмаганнар, ә ул җәнлекләрне сакларга кирәклеген искәртеп, кешеләрне табигатькә дә якынайтканнар.
Автобуста йөргәндә билет бәяләренә игътибар иттем, әлбәттә: хакы - 60 тәңкә (безнеңчә - 12 сум), пенсио-нерларга - 50 тәң-кә (10 сум), укучыларга - 30 тәңкә (6 сум). Кондуктор юк, шофёр янына, нинди купюра салсаң да, сдачасын җайлап алырга көйләнгән тартма куелган, бик уңайлы эшләнгән.
Шәһәрдә эшләп килүче "Дуслык" татар-башкорт үзәгендә дә булдым мин. Анда яшьләр төркеме белән очрашуда катнаштым. Үзәккә Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллыгы уңаеннан чыккан "Илһам чишмәләре" дигән китапны бүләк иттем. "Дуслык" яшь-ләр төркеме җитәкчесе Алинә Биктимерова Казанда быел 2 - 7 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, татар федераль милли-мәдәни "Идел" яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы оештырган "V балалар лидеры мәктәбе" эшчәнлегендә катнашып, анда милләтебез хәзинәләре профиль сме-насының "Ел ачышы" Кубогына ия булган һәм "Идел"гә - 15 яшь" дигән язу уелган сәгать белән бүләкләнгән.
"Идел" яшьләр үзәге директоры Л.Н. Сафина кул куйган Дипломда: "Син татар милләтенең киләчәге үзебездән генә торуын аңларга тиеш. Алган белемнәргә таянып, үз төбәгеңдә башкаларны да үз артыңнан ияртеп, туры юлдан атлавыңны телибез. Иҗ-тимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашып, халкыбызның милли, мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерүдә лаеклы өлеш кертүеңә ышанып калабыз", - дип язылган.
Кустанайда миңа ошаган нәрсәләрнең берсе - казакъча язуларның һәм радио-телевидениедә милли телдә тапшыруларның күп булуы. Төрле милләт кешеләре арасында аралашу урысча булса да, казакъның үз теле онытылмасын өчен нәкъ менә шулай кирәк тә инде ул. Синнән объектив сәбәпләр аркасында бер әйберне тартып алганнар икән, ул урын икенче формада тулыландырылырга тиеш. Җәмгыятьтә гармония шулай гына урнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса