Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Күрәләтә торып, ялганласаң...

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды гражданин Н.га мөнәсәбәтле җинаять эшен тикшерде.

Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 306нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда – кылынган җинаять хакында белә торып ялган күрсәтмә бирүдә гаепләнә.

Гражданин Н., Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә чакта, дежур смена начальнигының ялган күрсәтмә биргән өчен җинаять җаваплылыгы каралган булуы турында кисәтеп куюына да карамастан, РФ Җинаять Кодексының 306нчы маддәсендә каралган кыңгыр эш эшли – ни кылганын белә торып, дөрес күрсәтмә бирми. Ул “ВАЗ” автомобиленнән билгесез затның 500 сумлык свитер урлаганлыгын һәм анда паспорты да булганлыгын әйтә. Свитерның кай төштә урланганлыгын да әйтә алмый. Аннары, полиция хезмәткәрләрен алдадалвын дәвам иттереп, гариза бланкына имза сала, ул гариза хәбәрләрне теркәү кенәгәсенә беркетелә.

Агымдагы елның июнь аенда Бөгелмә эчке эшләр бүлеге сорау алучы-тикшерүчесе, андый җинаятьнең булмаганлыгын ачыклап, әлеге гражданин гаризасы буенча җинаять эше ачудан баш тарту турында карар  чыгара.

Суд гражданин Н.ны югарыда әйтелгән мадәә буенча гаепле дип таба һәм 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында хөкем карары чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса