Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Күркәм традиция дәвам итә

Безнең Кодаш мәктәбендә укучыларның рухи һәм физик сәламәтлеген саклау игътибар үзәгендә тора һәм бу юнәлештә һәрвакыт максатчан эш алып барыла. Мәктәптә сәламәтлек көннәре, спорт ярышлары, тематик айлыклар, класс сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар, медицина хезмәткәрләре белән очрашулар уздырыла. Спорт түгәрәкләре балаларның сәламәтлеген ныгытуда уңай нәтиҗәләр бирә.Һәр елның февралендә хәрби-патриотик айлык игълан...

Безнең Кодаш мәктәбендә укучыларның рухи һәм физик сәламәтлеген саклау игътибар үзәгендә тора һәм бу юнәлештә һәрвакыт максатчан эш алып барыла. Мәктәптә сәламәтлек көннәре, спорт ярышлары, тематик айлыклар, класс сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар, медицина хезмәткәрләре белән очрашулар уздырыла.

Спорт түгәрәкләре балаларның сәламәтлеген ныгытуда уңай нәтиҗәләр бирә.Һәр елның февралендә хәрби-патриотик айлык игълан ителә. Айлык кысаларында, әти-әниләр белән берлектә төрле спорт ярышлары үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Быел да башлангыч сыйныфлар укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" дигән күңелле спорт бәйрәме үткәрелде. Әлеге ярыш-кичә мәктәпнең капиталь ремонттан соң яңарган, җиһазландырылган, матур итеп бизәлгән спорт залында үтте. Ул 4 нче сыйныф укучыларының (җитәкчесе - А.К. Галиуллина) "Нәни куян маҗаралары" дигән сәламәтлек театры белән башланып китте. Алга таба әти-әниләр һәм балалардан торган "Җитезләр" һәм "Ураган" командалары җитезлектә, гайрәтлектә, зирәклектә көч сынаштылар. Уенны башлангыч сыйныф укытучысы Венера Гаязова алып барды. Парлы, туплы, катнаш, "сукыр" эстафеталар, каршылыклар аша үтү, хоккей, снайперлар уеннары бик киеренке узды. Ярышта беркем дә сынатырга теләмәде, бөтен көчен куеп, алдынгы булырга тырышты. Туганнардан, авылдашлардан торган тамашачылар исә катнашучыларны җиңүгә рухландырып, көч биреп торды.Ярышларны жюри әгъзалары - мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Халисә Мөэминова һәм авыл яшьләре спорт командасы әгъзасы Илнур Алайдинов бәяләде. Киеренке бәйгедә "Ураган" командасы җиңү яулады. Спорт гаилә бәйрәме бик күркәм һәм эчтәлекле оештырылган иде. Балалар һәм әти-әниләр анда рәхәтләнеп ял итте, спорт бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт әйтте.
Ләйсән ЯНГИРОВА.
Кодаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса