Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Күркәм эшкә күңел була

Рөхсәт итсәгез, мин бераз мактанып алыр идем. 4 март көнне дустым мине 8 Март - Хатын-кызлар көне белән котлады. "Җылы сүз - җанга азык, авыр сүз - башка казык", - дип, тикмәгә генә әйтмәгән инде халык мәкале. Бик күңелле булып китте. Сүз сүзне тарта дигәндәй, сөйләшеп киттек. Колхозыбызның, бәйрәм белән...

Рөхсәт итсәгез, мин бераз мактанып алыр идем.

4 март көнне дустым мине 8 Март - Хатын-кызлар көне белән котлады. "Җылы сүз - җанга азык, авыр сүз - башка казык", - дип, тикмәгә генә әйтмәгән инде халык мәкале. Бик күңелле булып китте. Сүз сүзне тарта дигәндәй, сөйләшеп киттек. Колхозыбызның, бәйрәм белән тәбрикләп, тәмле-тәмле ризыклар салынган пакетлар таратуы турында әйттем үзенә (аларны автобус белән идарә эшчесе таратып йөрде өйдән-өйгә). "Тәслия, сездә һаман да колхоз бармыни? - дип, бик гаҗәпләнде дустым. - Бездә аның исе дә калмады инде күптән". Бар ул бездә күмәк хуҗалык, исеме дә бик күркәм - "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык дип йөртелә. Елда ничә бәйрәм бар, барысын да зурлап искә ала бездә аның җитәкчелеге. Ураза аенда авыз ачтырганда, Корбан ашларында залыбыз шыгрым тулы була. Шулар турында да сөйләп биргәч, дустым хәйран калды. Менә 8 Мартка тараткан пакетларга Закир Шаһбан концертына чакыру кәгазе дә салганнар иде әле, рәхмәт яугырлары. Шулай, дусларым, күркәм гамәлләр турында искә төшерү дә күңелле шул. Күчтәнәч алган көннән соң берара кибет тирәсендә очрашканда кешеләрнең телендә шушы игътибар, ихтирам өчен рәхмәт сүзләре була.Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: игелекле җитәкчене тәрбияләп үстергән ата-анасына безнең рәхмәтләребез булсын, гаиләсендә тынычлык, иминлек хакимлек итсен. Җитәкчебезнең исемен дә атап үтим инде - Харис Хәмит улы Әхмәтгәрәев ул. Әлеге игелекле гамәлләренең әҗер-савапларын күреп, сау-сәламәт, озын-озак яшәргә насыйп итсен үзенә.

Тәслия ХӘЕРОВА,

хезмәт ветераны.

Кодаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса