Күрә белергә генә кирәк
Могҗиза дигәннәре бары тик әкиятләрдә генәме, әллә соң аны гадәти тормышта да очратырга була микән? Традицион төстә ел саен уздырылучы "Объектив" муниципаль фотоконкурсында катнашучылар менә шушы сорауга җавап табарга тырыштылар.
Ильяс ШӘЙГАРДАНОВ,
"Яшь турист" станциясе хезмәткәре.
"Шел по городу волшебник" исеме астында узган бәйгенең 3 но-минациясендә - "Волшебный день" (мәктәп тормышыннан гадәти булмаган бер эпизод), "Маг и я" (остаз һәм автор портреты), "В кадре - фокус-покус" (кызык күренешләрне фотога төшерү) - жюри хөкеменә укучылар 80нән артык эш тәкъдим иттеләр.
Жюри әгъзалары эшләргә бәя биргәндә, аларда төснең сайланышына, теманың актуаль-легенә аеруча игътибар иттеләр. Укучылар үзләре дә теләк булганда кулдагы фотоаппарат белән теләсә нинди могҗизаны да тудырырга мөмкин икәнлегенә инандылар.
Җиңүчеләрне өч яшь категориясе буенча билгеләделәр. Барлыгы 26 эш җиңүче дип табылды. Аларның ияләренә "Укучылар сарае" өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесенең Дипломнары тапшырылды.
Рәсемдә: "В кадре - фокус-покус" номинациясендә икенче урынны алган "Окно Али-Бабы" эше. Авторы - "Яшь турист" студиясенә йөрүче 9 нчы сыйныф укучысы Алинә Усманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа