Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Кошлар – табигать күрке

Кошлар - җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Кошлар - табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә - 200дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.

Л.Закирова,
14 нче прогимназиянең
татар теле укытучысы.

"Өй салу кош оясы ясаудан башлана", - ди халык. Элек-электән кешеләр балаларында кошларга сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләгәннәр, алар өчен оялар, җимлекләр ясаганнар. 29 ноябрь көнне без дә 14 нче прогимназиядә укучылар белән кошларга багышланган кичә үткәрдек. Кичә кошлар рәсемнәре, укучылар ясаган җимлекләр күргәзмәсе белән җиһазландырылган бүлмәдә узды. Кошларның сайравын тыңлау өчен аудио-видео язма куелды. Укучылар кышлаучы кошлар турында табышмаклар әйттеләр, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, аларның яшәү рәвеше һәм тукланулары турында чыгыш ясадылар. Канатлы дусларыбызның файда китерүләре, аларга җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләделәр.

Соңыннан укучыларның белгән-нәре һәм тыңлаганнары буенча кошларның кешеләргә, табигатькә нинди файда китерүләре турында викторина уздырылды. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә татлы бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса