Кодаш мәктәбендә бер көн
15 апрель көнне авылыбыз мәктәбенә кунакка дәштеләр бит әле үземне. Баксаң, анда укучыларны Татарстан варислары берлегенә эзтабарга, варисларга кабул итү тантанасы оештырылган икән. Якты, матур вестибюльгә уздым. Мине елмаеп, сәлам биреп каршы алдылар. Күзләрем шунда ук диварлар буйлап тезелеп киткән өстәлләргә, алар өстендәге балалар, аларның ата-аналары куллары белән ясалган кул...
15 апрель көнне авылыбыз мәктәбенә кунакка дәштеләр бит әле үземне. Баксаң, анда укучыларны Татарстан варислары берлегенә эзтабарга, варисларга кабул итү тантанасы оештырылган икән.
Якты, матур вестибюльгә уздым. Мине елмаеп, сәлам биреп каршы алдылар. Күзләрем шунда ук диварлар буйлап тезелеп киткән өстәлләргә, алар өстендәге балалар, аларның ата-аналары куллары белән ясалган кул эшләнмәләренә төште. Бу күргәзмә тулысы белән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган иде, билгеле. Ниләр генә юк монда. Укучыларда Тукай әсәрләре аша милләтебез, туган җиребез, туган телебез, аның бөеклеге турында белемнәрне камилләштерүнең бер зур үрнәге бу. Тукай әсәрләрен укымыйча гына бу әйберләрне шушы кадәр дә оста итеп ясап, әзерләп булмый, билгеле. Укытучыларга, укучыларга, аларның ата-аналарына "Афәрин!" дими, ни диясең инде монда. Гомумән, ата-аналар мәктәптә еш булып, укытучылар белән тыгыз элемтәдә торалар икән. Әле менә форсаттан файдаланып, 2 нче сыйныф укытучысы Венера Гаязова үзенең укучысы Камил Сәфәровның әти-әнисенә укучылар, аларның ата-аналары, шәхсән үз исеменнән зур рәхмәтләр юллый.
…Сыйныф тәрәзәләре зур, кояшка карап торалар, көн өйләгә якынлашканда укучыларга бик эссе була икән, шунлыктан ата-аналар җыелышып, бер тәрәзәгә жалюзи алып урнаштырганнар. Ә менә калган ике тәрәзәгә Сәфәровлар гаиләсе, бездән хәер булсын, дип жалюзиларны үз акчаларына сатып алып, үзләре үк урнаштырып та киткәннәр. Тагын бер кат "Афәрин!" дими, ни диясең. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә болай дигән: "Яхшы кешеләр, яхшылыклар читтә калмасын. Изге гамәл кылучыларны матур итеп күрсәтә белегез, рәхмәтен җиткерегез. Гәрчә алар үзләре моны теләмәсәләр дә. Ул яхшылыкны күбәйтү, тарату булып тора. Тормышыбыз моның белән ямьләнә генә", - дигән.
Инде менә тантана узачак урынга уздым. Анда Татарстан флагы, төрле плакатлар, шушы мәктәптә күп еллар математика фәнен укытучы Нәфисә Мирзахмәтованың үзе пионер оешмасы әгъзасы булган чорларда төшкән фотосурәтләре белән дә бизәлгән иде. Бу җыелуның максаты Татарстан варислары берлеге оешмасының тарихын белү, варисларның законнары, биеклекләре кагыйдәләре турындагы белемнәрне камилләштерү, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү иде.
Әзерлек эшләре алдан алып барылган. Һәр сыйныф үз биремен тырышып өйрәнгән. 2 нче, 3 нче сыйныф укучылары - эзтабарга, 5 - 7 нче сыйныфларда укучыларны варисларга кабул иттеләр. Кем соң ул эзтабар?
Кем яратмый "3"лене,
Ычкындырмый "5"лене,
Ул баламы? Ул бала - уңган бала
Эзтабар дип атала.
Бу укучыларны тантаналы төстә вәгъдә биргәннән соң, эзтабар булырга лаеклы дип таптылар һәм килгән кунаклар аларга галстуклар бәйләделәр. Бәйрәмне алып баручы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Халисә Мөэминова эзтабарларны котлап, болай диде: "Сезнең өчен бу көн - гомерегезнең кабатланмас бер гүзәл мизгеле булып хәтерегездә калсын. Уңышлар сезгә".
Ә менә кемнәр алар варислар? Алар - юлда, хәрәкәттә, эзләнүдә, үзләре өчен яңа дөнья ачучылар, күп нәрсә белән кызыксынучылар, тирә-якны күзәтүчеләр, Туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр.
Булачак варислар да төрле-төрле сорауларга җаваплар биреп, аерым биремнәр үтәп, соңыннан укытучылары, килгән кунаклар алдында тантаналы төстә ант итеп, варис булдылар. Аларга да галстуклар бәйләнде.
Эшкә ашты теләгебез,
Без - варислар сафында,
Тантаналы вәгъдә бирдек
Мәктәбебез каршында,
- дигән сөенечле авазлар белән тәмамланды укучылар чыгышы.
Сүзне килгән кунаклар алды. Алар укучыларны бүгенге бик үзенчәлекле көннәре белән тәбрикләделәр, үзләренең балачак хатирәләре белән уртаклаштылар, пионер оешмасы әгъзасы булган елларында ниләр эшләүләре, кайларга сәяхәт кылулары турында кызыклы итеп сөйләделәр.
Тантананы мәктәп директоры Наил Мөэминов тәмамлады. "Кадерле укучылар, менә сез Татарстан варислары берлеге сафларына бастыгыз. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә кагыйдәләрегез ярдәмгә килер. Сезне тәбрикләп, акыллы булуыгызны, тырышып укуыгызны, сәламәт булып үсүегезне, Ватаныбызны яратуыгызны теләп калам".
Мәктәптәге бу очрашудан соң күңелдә рәхәт бер җылылык калды. Әйтерсең лә, мин тиз генә үземнең пионер булган көнемә кайтып килдем.
…Авыл урамы. Уртада такыр юл. Язгы яңгырлар юган кара җирне тишеп, яшь үлән борын төрткән. Таллар - чәчкәдә. Урамның нәкъ уртасыннан форма күлмәгенә ак алъяпкыч япкан, әнисе бөртекләр җыеп үргән толымнарына ак тасма таккан кыз бала атлый. Муенында - кызыл галстук. Ул шундый горур, әйтерең бармы, ул бит бүген пионер булды. "Их, күрсеннәр иде мине бүген күршеләр, сөенсеннәр иде минем белән", - дип куанып кайткан кечкенә кызчыкны искә төшерде мәктәптәге бу тантана.
Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа