Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Китапханәдә – кунакта

Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул аңа киләчәктә дә якын дус булып кала. 27 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Китап кайда яши?" дигән сорауга җавапны 7 нче балалар китапханәсендә таптылар.

С. ШАМОНИНА, Т. ГАЛИМОВА,
27 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Безне анда китапханә хуҗабикәсе Ольга Николаевна Уварова каршы алды. Ул китапханә турында мавыктыргыч әкият сөйләп, барыбызда да кызыксыну уятты. Балалар әкият геройлары белән таныштылар. Шул мәлдә залга Убырлы карчык килеп керде, ул китап укырга теләвен белдерде. Ольга Николаевна аны китапханә кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар һәм Убырлы карчык әкият викторинасында катнаштылар. Бигрәк тә балаларга Кабартма турында курчак театры ошады. Бу әкият китапны яратырга, аның белән дус булырга өнди. Балалар "китап йорты"на әкият басмалары бүләк иттеләр, ә китапханәче нәниләргә чакыру билетлары тапшыр-ды. Алар киләчәктә дә бирегә йөрергә сүз биреп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса