Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Китап укырга яратам

Мин - зур стажлы китап укучы

                      Китапханәгә мәктәп эскәмиясеннән үк йөри башладым. Башта балалар китапханәсе, аннары инде өлкәннәр өчен. Тукай урамындагы Халыклар дуслыгы китапханәсендә китаплар алдым, аларны үзем дә бүләк иттем. Аннары үзәк китапханәгә йөри башладым һәм әлегә кадәр анда китаплар алам.

               Электрон китаплар түгел, ә «кәгазь» китаплар укырга яратам. Кыштырдап торучы битләрен, аларның исләрен яратам. Мәхәббәт романнарын да, детективларны да, үзебезнең армия турында да укыйм. Ч.Абдуллаев, Н.Леонов, А. Макеев, С.Зверев, М.Серова С.Самаров, А.Тамонников һәм башка авторларның китапларын бик яраттым.

               Геройлар белән бергә борчылам, көләм, елыйм, аларның батырлыгына, кешеләргә һәм илгә мөнәсәбәтләренә сокланам. Безнең тынычлыкны яклаучы егет-кызларыбыз (солдатларыбыз) белән горурланам. Китапны сайлап алып, аны укый башлагач, барысын да онытасың. Мин китап укыганда, аларга тулысынча чумам, сюжеты үзенә җәлеп итә һәм геройларга ярдәм итәсем килә башлый.

               Үзәк китапханә абонементы бүлегендә искиткеч ярдәмчел һәм ачык йөзле кешеләр эшли. Күңелгә ял бирә торган җиргә баруы күңелле. Моның өчен аларга рәхмәт!

              Китапханә-җәмгыять рухы. Синең барлыгыңа рәхмәт, Китапханә!

 

Мәрзия Якуб кызы Хәлиуллина,

үзәк китапханә укучысы

 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса