Китап сөючеләр яшәсен!
Ел саен сентябрь башында үзәк китапханәдә Яшьләр бүлеге көне үткәрелә. Быел ул "Әйдәгез, танышыйк!" дигән баш астында узды.
Ольга Анисимова,
әйдәп баручы китапханәче.
Бу көнне теләгән һәр кеше китапханәнең эшчәнлеге, китап фондлары белән танышу, экскурсиядә булу, викторинада катнашу, "Да здравствует человек читающий!" дип атала торган слайд-презентация карау, китапханә бүлекләрендәге яңа әдәбият белән танышу мөмкинлегенә ия булды.
Китапханәгә яңа йөри башлаган укучылар белән очрашу бик кызыклы узды. Мәсәлән, кадет интернат-мәктәбе укучылары "От А до Я" викторинасын-
да катнаштылар, "География", "Биология", "Капчыкта кара мәче" но-минацияләре аеруча мавыктыргыч булып чыкты. Ә булачак юристлар, икътисадчылар, хисапчылар игътибарын мәгълүмати-хокукый үзәк хезмәтләре турындагы өлеш җәлеп итте.
Бу чарада катнашырга теләүчеләр күп булганлыктан, ул берничә көнгә сузылды. Нәтиҗә ике як өчен дә файдалы булды: бердән, килүчеләр бик күп яңа мәгълүмат белделәр, икенчедән, китапханә укучыларының сафлары ишәйде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа