Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Хәсби әби

БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

 Мин, Барый белән Фәһимә кызы Фәния Вәлиева, Әлмәт шәһәрендә гомер кичерәм. Бөгелмә районының Кызыл Чишмә авылында йорт сатып алдык, хәзер яз, җәй, көз айларын күбрәк шунда уздырам. Безнең тамырлар шушы авылдан. Әби-бабамның торган, көн күргән җирләре булса, әнием Фәһимәнең туган җире. Газиз әти-әниемнең каберләре дә шушы авыл зиратында...   

Минем әбием Хәсби Сәхабетдин кызы 1906 елда Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында туган. Өч яшендә әнисе авырып, вафат булган. 1879 елгы Сәхабетдин икенчегә – Мәрвәри исемле хатынга өйләнә. Ир кеше бик тырыш, акыллы, зиһенле булган. Тормышын ничек тә җитешле итеп алып барырга тырышкан. Шунлыктан, читләргә дә чыгып китеп, кое казучы булып эшләгән. Кое казыйсы урынны ул җиргә ятып, су агышын тыңлап эзли торган булган. Сәхабетдин аэроплан ясап, биек тау башыннан очарга да тырышып караганын сөйләп калдырганнар әле өлкән кешеләр. Ул 1937 елда 58 яшендә авырудан вафат була. 

...Хәсби әби яшьтән әтисенең кул арасына кереп, ярдәмләшеп үскән. Такталарга хәтле ата белән кыз бергә яра торган булганнар. 1924 елда Сәхабетдин кызы Хәсбине Кодаш авылы егете Фазылга кияүгә бирә. 1927 елда яшь гаилә, Кызыл Чишмәгә күченеп, йорт-җир җиткезеп, яши башлый. Акыллы, сау-сәламәт алты бала тәрбияләп үстерә бу гаилә. Олысы – 1926, төпчекләре 1942 елда туа.  

Бөек Ватан сугышы башлангач, балалар атасы Фазыл Шәймәрдановны сугышка алалар. Ул анда каты яралана. Госпитальдә ята. Тернәкләнү бик авыр барганлыктан, аны комиссовать итәләр. Ата кеше көч-хәл белән гаиләгә кайтып төшә. Анда – ачлык, анда – хәерчелек... Алган яраларыннан тернәкләнә алмыйча, алты баланы ятим, хатыны Хәсбине тол калдырып, бакыйлыкка күчә фронтовик ир. 

Хәсби әбиебез бик тырыш, эшчән, акыллы, матур хатын иде. Без, оныклары, аның янына кунакка кайтырга гел ашкынып тордык. Иртәнге чәйгә коймагы, пәрәмәче пешкән булыр иде газиземнең. Җиләк пешкән вакытларда безне җиләккә капка төбенән озатып калыр иде. Ә без урманнан кайтуга, мунчасы ягылган, җиләк пироглары пешкән, җитмәсә, күп итеп җиләге дә җыелган булыр иде. Без аптырап: “Әбием, кай арада өлгердең?” – дисәк: “Менә бозаулыктан гына җыйдым әле”, – дип кеткелдәп көләр иде мәрхүмәкәем. 

Әбиебез кешеләргә дә бик ярдәмчел булды. Хәсби әбинең кызлары (әниемнең сеңелләре) Нәзифә, Энҗе, Кәтифә Үзбәкстан иленә чыгып китеп, шунда яшәделәр, гаилә кордылар, балалар үстерделәр. Олыгайгач, лаеклы ялга чыккач, туган җир туфрагы барысын да тартып кайтарды. Анда һәркемгә дә урын табылды. Хәсби әби янында Фәһимә кызы, Фоат улы булдылар. Печәнен чабып, утынын кайтарып, ярып-өеп, гел ярдәмләшеп тордылар. Читтә яшәүче кызлары да әнкәләрен онытмадылар. Кулдан килгән ярдәмне гел күрсәтеп яшәделәр. 

Әнием Фәһимә сөйләгәннәрне дә бераз искә төшереп узыйм әле. “Әти-әни көне-төне колхоз эшендә. Мин, баш бала буларак, өйдә эне-сеңелләрне карыйм, йортка күз-колак булып торам, мал-туар да безнең өстә. Шулай беркөнне, ишек шакып, ап-ак сакаллы бер бабай килеп керде. Исәнләште, әти-әнине сорашты. Алар өйдә юклыкны күргәч: “Ярар, башка вакытта килермен”, – дип, чыгып китте. Без дә аның артыннан чыктык. Бабай күрше Фатыйха апаларга кереп китте, ә таягын ишек катында калдырды. Безгә кызык бит, түзмәдек,   Фатыйха апаларга барып кердек. Тик анда хуҗабикәдән кала һичкем юк иде. Шул арада таяк та каядыр юкка чыккан! Бу хәлне кичтән әти-әнигә сөйләдек, ә алар: “Курыкмагыз, Хозыр Ильяс булгандыр ул”, – диделәр... 

Әтисе сугыш яраларыннан вафат булганда, әнием Фәһимәгә 16 яшь була. Кыш айларында колхозда сарыклар, бозаулар караган ул, авыл клубында мичкә ягып, идәннәр дә юган, урман кисәргә дә йөргән. 1942 –1948 елларда Горькийда торф та чыгарган.  

– Билдән саз ерып, торф чыгаруларны мәңге онытасым юк!” – дип сөйли иде әниебез. – Эш авыр, ашау такы-токы, киемнәрне киптереп өлгертү, җилләтеп бетерү мөмкин түгел. Ашарга җитмәгәч, төрле үләннәр, җиләк, гөмбәләр дә пешереп ашый идек. Агуланып үлүчеләр дә, авырып үлүчеләр дә, авыр хезмәткә түзә алмыйча, хәлсезләнеп, егәрлекләре бетеп үлүчеләр дә шактый булды. Аяклар гел саз суында. Шул аякларның сызлавына чыдар хәлләр калмаган чаклар да була иде. Беркөнне, аякларыма баса алмас хәлгә килеп, эшкә чыга алмадым. Озын, шыксыз баракта ятып калдым. Икенче көнне (ял көне иде ул), бераз хәл кергәч, базар кебек җиргә юл тоттым. Әкрен генә атлыйм. Куенымда  – паекка бирелгән икмәк телеме. Базарга җитәрәк зур-зур чокырларны урап узарга кирәк. Бераз барам да утырам, бераз барам да утырам. Килеп җитәрәк карыйм, чокырлар тирәсендә ап-ак сакаллы бер бабай утыра. Мине үзе янына дәште. “Кызым, мин сине көтеп утырам. Әниең сиңа авылдан күчтәнәчкә сары май җибәргән. Куеныңдагы икмәгеңне сарымсакка алыштыр. Кайткач, сарымсакны төеп, сары май белән куш та аякларыңны яхшылап сылап, төреп ят. Иртәнгә савыгырсың. Хәзер бар, артыңа борылып карама”, – ди. Нәкъ ул бабай әйткәнчә эшләп, аякка бастым, – дип сөйли иде әнкәем... 

Тагын шул ук торф чыгаруда әни белән булган хәлне искә алып үтик әле.  

– Эш авыр, эчләрне кисеп, ашыйсы килә. “И-и, Ходаем, бер телем булса да, икмәк бирсәңче!” – дип ялварам. Көрәгем белән бер чаптым, ике чаптым – карыйм, көрәнсу торфта икмәк кисәге ята! Өнемме бу, төшемме?” – дип икмәкне күтәреп алдым. Торфта яткан җире аз гына юешләнгән, калган җире коры. Ипине, иреннәремә тидереп иснәп, күкрәгемә кыстым. Тагын чабуым булды, тагын шундый ук хәл! Могҗиза бит бу! Ул ипи кисәкләренең исен, тәмен әле дә булса хәтерли минем җаным... Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем бик зур минем. Тормышымның бик авыр мәлләрендә Хозыр Ильяс гел юлдашым булды! – дип сөйли иде газиз әнкәем. 

1949 елның җәендә Фәһимә торфка бармый. Үзе урынына сеңлесе Нәзифәне җибәрә. Язмыштыр, җәй башында булачак ире Барый белән танышалар һәм өйләнешеп тә куялар. Әниебез Фәһимә бик тырыш, уңган, пөхтә хатын-кыз иде. Пешергән ашлары телеңне йотарлык, камыр ашлары, бәлеш, кыстыбыйлары, тозлаган яшелчәләре, җиләк-җимеш кайнатмалары, бавырсак, чәк-чәк, кош теле, роза чәчәкләре ашап туймаслык була иде. Без үскәндә матур өс киемнәре кибетләрдә бик аз булды, шунлыктан безне әниебез, киемнәрне үзе тегеп, үзе чигеп, матур итеп киендереп йөртте. Өстәвенә, әниебез бик матур итеп җырлый да иде. Борынгы көйләрне, йөрәкләрне чорнап алып, җаннарны сафландырып, тыңлаучыларны моң дулкынына ияртеп, әллә кайларга алып китеп башкара иде әниебез. Туганнар җыелган бер генә мәҗлес тә әнинең җырларыннан башка узмады безнең. Шигырьләр дә язды әле ул.  

Әтием турында да искә аласым килә. Габдерәхим Гапсәлам улы (1888 елгы) белән аның хәләле Хәлимә (1885 елгы) Әлмәт районы Гөлбакча авылында гомер кичерәләр. Гаиләдә 10 бала туып-үсәләр. Безнең әтиебез Барый 1924 елда гаиләдә өченче бала булып туган. 

1941 елда танк пулемет-миномет училищесына укырга керә. 1942 елның июль аенда Бөек Ватан сугышына озатыла. Бары тик 1947 елның февралендә генә аңа исән-имин туган якларына кайту насыйп була. Сугышта алган яралары бик сызласа да, әтиебез сер бирмәскә тырышты. Һәр җирдә тырышып эшли иде фронтовик әтиебез.  

Ул күп сугышчан бүләкләргә дә лаек булган – орден-медальләр белән бүләкләнгән. “За боевые заслуги”, “За оборону Сталинграда”, “За Победу над Германией”, “За взятие Будапешта”, “За взятие Вены”, I дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены һ.б...  

Сугыштан соң – 1947–1959 елларда әтиебез авыл җирләрен төзекләндерү эшләрендә эшли. Әлмәт районы Бишмунча авыл Советы сәркатибе дә булып тора. 1960 елны “Әлмәтбурнефть”кә помбур булып эшкә керә. Фронтовик әтиебез 70 яше тулганчы эшли анда. 34 ел гомерен нефть чыгару белән бәйләгән кеше ул. Фотосы Мактау тактасыннан төшми, бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеме бирелә үзенә. 

Әтиебез озынча какча гәүдәле бик чибәр кеше иде. Эшчәнлеге, аз сүзле булуы белән аерылып торды. Ул ясаган диван, урындык, сандык, түгәрәк өстәл, шкатулкалар күз явын алырлык була торган иделәр. Ничектер бизәп, бик матур сырлап ясый иде ул аларны. Юкә кайрысыннан сувенир чабаталар, төрле формадагы чыбыркылар да үрә иде әтиебез. Ә бакчасы аның тирә-якта бер булды! Ниләр генә үсмәде анда. Алмаларны Яңа ел бәйрәмнәренә хәтле саклый ала иде газизем. 

Без гаиләдә 6 бала үстек (Фәрит, 1950–1970 ел; Фәния – 1952 елгы; Әсгать – 1954 елгы; Хәмит – 1961 елгы; Рәшит, 1961–1975 ел; Рифгать, 1966–2002 ел). 

Без, балалар, барыбыз да әти-әниебезгә бик рәхмәтле. Алар безгә дөрес тәрбия биреп, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иттеләр. Хак Тәгалә аларга оҗмах ишекләрен ачык тотсын. 

Әти-әни озак еллар (54 ел) бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, бәхетле яшәделәр, алтын туйларын да уздырып, балалар үстереп, оныклар сөю бәхетенә дә ирешеп, матур гомер юлы уздылар. Әлмәттә, ә аннары 1997 – 2007 елларда Кызыл Чишмәдә яшәделәр. Алар икесе дә Кызыл Чишмә авыл зиратында җирләнделәр. Авыр туфраклары җиңел, салкын каберләре җылы булсын. Үзләрен искә төшереп язганнар алар рухына дога булып барып ирешсен иде. 

 Сүз соңында берничә җөмлә белән үзем турында да әйтеп үтим әле. Мин, Фәния Барый кызы, Түбән Мактама мәктәбендә урта белем алдым. Рәссамнар мәктәбен тәмамладым. Эшләү елларымның күпчелеге рәссам буларак үтте. Гомумән, безнең гаиләдә рәссамнар күп булды. Бу безгә әтием Барый ягыннан бирелгән талант. Аның бертуган энесе Тәлгать абый да гомере буе рәссам булып эшләде. 

Түбән Мактама егете Әмир белән тормышымны бәйләдем.  Ике ул, бер кыз бала үстердек. 6 оныгыбыз, бәгырь кисәкләребез, безне сөендереп, үсеп киләләр. 

Алдарак әниемнең шигырьләр язуын, бәетләр чыгаруын әйткән идем. Газиземнең берничә шигырен сезнең игътибарга да тәкъдим итәсем килә. 

Улым Фәрит бәете 

Миңа бары тулды 19 яшь, 

Өметем бары яшәүдә иде. 

Кыш айлары үтеп, җәй аенда 

Сезнең белән күрешү иде. 

Шатлык белән түгел, кайгы белән 

Насыйп иткән безнең күрешүне. 

Дөньялыкта түгел, ахирәттә 

Насыйп итсен инде кавышуны. 

 

Түз, әнкәем, сабырлыклар сора, 

Нихәл итик, язмыш шулайдыр. 

Соңгы сүзләремне әйтә алмадым – 

Туганнарым минем елыйдыр. 

Әти-әни һәм дә туганнарым, 

Соңгы тапкыр сезне күрмәдем. 

Соңгы тапкыр сезне күреп, 

Сүзләремне дә әйтә алмадым. 

Дучар булдым гөлдәй вакытымда, 

Терелмәстәй чиргә тарыдым. 

Гөрләп чәчәк аткан вакытымда 

Көзге гөлдәй шиңдем, корыдым. 

Их, син, дөнья, их, син, явыз язмыш, 

Нигә бездән үчләр аласың? 

Берәүләрне – гөлләр бакчасына, 

Берәүләрне утка саласың? 

...Фәрит, яшь гаиләнең көтеп алган беренче сабые булган. Фәһимә авырга узгач, аның шулкадәр нык йөзем җимеше ашыйсы килгән. Ул елларда авыл җирендә каян табасың инде аны?! Бер төнне, шулай, төш күрә яшь хатын. Имеш, бер үзбәк бабае ап-ак алъяпкыч итәген тутырып Фәһимә янына йөземнәр күтәреп килә. “Мә, кызым, ал. Берне бирәм сиңа. Тик бераздан аны миңа кире кайтарырсың”, – ди. Ни дип юрарга да белми бу төшне яшь хатын. 

...Санаулы айлар тиз узалар. Ниһаять, ире Барыйны Фәһимә ир бала алып кайтып куандыра. Аңа Фәрит дип исем бирәләр. Сөенечләре, мәшәкатьләре белән тормыш арбасы алга тәгәри. Гаиләдә тагын 5 бала туалар. Фәрит тә мәктәптә укуын тәмамлап, эшкә урнаша. Әлмәт “Горгаз”ында рәссам булып эшли ул. Фәһимәнең авырга узгач күргән төше дә күптән онытыла. 

Тик бермәлне, көтмәгән, уйламаган җирдән, өйдәгеләрне хәсрәт утына салып, Фәрит авырый башлый. Бөерләре борчый аны. Җылы, коры һавада аруланмасмы дип, Ташкент якларында яшәүче туганнары ир баланы үзләре белән алып китәләр. Ләкин соң, бик соң була инде... Баш баласының гомере өзелүен ишетүгә, ана кешенең хәтерендә 20 ел элек күргән төше яңара. “...Тик бераздан аны миңа кире кайтарырсың”... Ни хәлләр итмәк кирәк! Ни хәлләр... Язмышларны урап узып булмый икән шул. Тәкъдирдер инде... Йөземнәр гөрләп үскән илнең көлсу туфрагы соңгы юрганы була Фәритнең... 

...Ачы хәсрәтләр күрдем, 

Җанда бер кыл өзелде. 

Бәргәләнә өзелгән кыл, 

Түз, йөрәгем, түз инде... 

 

Икмәк 

Сабанга чыгар атларга 

Камытлар кидерсәк тә, 

Кыймадык әнидән башка 

Кагылырга икмәккә. 

 

Курку да, чикләү дә юк, 

Бар бары изге теләк – 

Башлап әни кулларында 

Булырга тиеш икмәк! 

 

Чөнки без бит күп татыдык 

Алабута ачысын. 

Күрдек олылар йөзендә 

Кайнар яшьләр тамчысын. 

 

Хуш исле икмәк – сабырлык, 

Сөенеч алдыбызда. 

Коелса да, валчыкларын 

Җыеп каптык авызга. 

 

Комсызлык, саранлык түгел, 

Нужа шулай телде йөрәкне. 

Чүп белән икмәк валчыгын 

Бутамаска өйрәтте. 

Фәния ВӘЛИЕВА сөйләгәннәрне Равилә АРСЛАНОВА язып алды 

 Кодаш авылы 

 Рәсемнәрдә:  

1)Еламеп торган ханым: автор Фәния Вәлиева 

2)Ике хәрби киемдәге кеше: басып тора – Хәсби әбинең ире Фазыл Шәймәрданов, утырганы – Госман, шулай ук Кызыл Чишмә кешесе 1940 еллар тирәсе. 

3) Барый белән Фәһимә 1970 нче еллар тирәсе 

4)Хәсби әби оныклары белән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса