Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Хатирәләрне – буыннан-буынга

Бөгелмә районы Иске Исаково авыл җирлеге Советы депутаты, Роберт Әнвәр улы Гафиятуллин, коллегалары белән бергәләп, бабасының – танылган якташыбыз – Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин музей-йортында булдылар.

Бөгелмә районының Сугышлы авылында әлеге музей-йорт 1963 елда ачылган иде. 2005 елда аны реконструкцияләделәр.

Музей бүлмәләре буйлап экскурсиядә йөргәндә, Сугышлы авыл клубы хезмәткәрләре каһарманның тормыш юлы, хезмәт эшчәнлеге, сугышта күрсәткән үлемсез батырлыгы турында сөйләделәр. Роберт Әнвәр улы да бабасы тормышыннан моңа кадәр әле башкалар ишетеп белмәгән яңа мәгълүматлар сөйләде. Аңа ул хәлләр турында әбисе – Газинур Гафиятуллинның җәмәгате Гыйльмурый Кашап кызы бәян иткән булган. Кунакларга музей экспонатлары булган борынгы май язу җайланмасын, тегермән ташын хәтта эшләтеп тә күрсәттеләр.

Музей-йортта булучылар герой-якташыбыз турында тулы мәгълүмат белү белән беррәттән, ул яшәгән заманнарда авыл тормышының нинди булганлыгын да күз алдына китереп,үзләре өчен шактый кызыклы ачышлар ясыйлар.

З. ИДИЯТУЛЛИНА,
Сугышлы авыл клубы мөдире.

Автор фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса