Күңелемдә туган матур теләкләр...
Якты һәм җылы нурлары белән иркәләүче язгы кояш безгә иң күркәм бәйрәмне алып килде. Ә табигать исә инде бик тиздән үзенең иң матур, иң саф чәчәкләрен бүләк итәр. Дөнья тагын да ямьләнер, сафланыр, матурлыкка күмелер... Шушы матур хисләргә төренеп, укучыларымның эш дәфтәрләрен тикшереп утырам... Алар арасында бер укучым язган җөмләләрне...
Якты һәм җылы нурлары белән иркәләүче язгы кояш безгә иң күркәм бәйрәмне алып килде. Ә табигать исә инде бик тиздән үзенең иң матур, иң саф чәчәкләрен бүләк итәр. Дөнья тагын да ямьләнер, сафланыр, матурлыкка күмелер...
Шушы матур хисләргә төренеп, укучыларымның эш дәфтәрләрен тикшереп утырам... Алар арасында бер укучым язган җөмләләрне кат-кат укыйм... Әнием, бәхетем минем, син нинди акыллы, чибәр! Әнием, шатлыгым минем, син нинди игелекле! Әнием, күз нурым, синең кулларың нинди йомшак!
Укытучы кеше өчен никадәрле сөенечле, шәфкать һәм изгелек тулы җөмләләр болар... Ә бу ягымлы, җылы сүзләрне ишетүче Әни һәм аларны йөрәктән әйтүче бала арасында никадәрле якынлык булуын аңлау бер дә кыен түгел, минемчә. Әни, Әнием, Әнкәй... Асыл мәгънәсе өч кенә хәрефтән торган бу гади сүзнең эченә никадәрле мәгънә, тылсым һәм көч яшеренгән. Бала өчен бу сүздән дә якын, бу сүздән дә кадерле тагын нинди сүз бар икән соң? Минемчә, юктыр шикелле. Беренче тапкыр бу дөньяга аваз салганнан соң ак биләүгә биләүче дә, иртән иртүк тәмле ашлар белән сыйлаучы да Ул бит! Кеше гомерендә иң якты юл күрсәтүче, синең кайгы-шатлыгыңны уртаклашучы, тәмле сүзен кызганмаучы, җан җылысын өләшүче гүзәл затлар бит сез, Дөнья Әниләре! Сөекле һәм кадерле кешеләребез яныбызда булганда гына авырлыклар бетеп китә, шатлыкларыбыз арта кебек. Алар гомер юлыбызда безнең белән янәшә атлаганда гына без үзебезне бәхетле тоябыз. Еллар үтсә дә, Әни сүзе шулай ук матур, шулай ук кадерле һәм иң якын сүз булып кала бирә. Әнием исән чакта аңа булган хисләремне мин һәрвакыт шигырь юлларына салырга тырыша идем. Бүген исә, аларның арасыннан берсен мин барча Әниләргә, булачак Әниләргә бүләк итәсем килә. Ә газиз булган үз Әниемә бу шигырь юлларым дога булып барып ирешсен иде.
Чәчәкләрем - бүләгем...
Ал чәчәкләр бүләк итәр идем, Әни,
Гөл чәчәкләр, димен, үпкәләр.
Ал чәчәкләр бәхетле бул дисә,
Гөл чәчәкләр саулык теләрләр.
Ак чәчәкләр бүләк итсәм әгәр,
Пакълек нуры сиңа өстәрләр.
Куе зәңгәр кыңгыраулар исә:
"Озак яшә, Әнием!" - диярләр.
Теләкләр күп, алар төрле-төрле,
Әйтерсең лә, чәчәк бәйрәме.
Теләкләргә кушып, Әнием, сиңа бүген
Бүләк итәм чәчәк бәйләме...
Язгы бәйрәм кояшының җылы нуры белән һәр өйгә яктылык, сафлык, игелек, бәхет, сөенеч, саулык килсен иде! Ә сез исә, кадерле Әниләребез, күңел күгебездә һәрвакыт иң матур чәчәк һәм дөньябызның бизәге булып балкысагыз иде! Ак бәхетләр Сезгә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа