Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Укучы хатлары

Кече Ватанның кадерле һәр почмагы

1 июль көнне Петровка авыл җирлегендә “Минем авылым – минем Татарстаным” җирлекара социаль-мәдәни эстафетасының чираттагы этабы узды.

Исегезгә төшерәбез, бу чара Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының төзелүенә 100 ел тулуга багышлана.

Авылыбыз – соклангыч гүзәл табигате белән дә, кешелекле һәм тырыш кешеләре белән дә, бай тарихка ия булуы белән дә матур һәм кабатланмас төбәк ул. Боларның барысы хакында да кичә барышында авылдашларыбызга һәм кунакларга сөйләдек, сөйләгәннәрне документлар, күренешләр, рәсемнәр белән дәлилләдек. “Туган төбәгем минем” дигән презентация материалы программасында Петровка, Сула, Берлек, Коробково һәм Сосновка авылларының барлыкка килү тарихларын бәян иттек. Гомуми күмәкләштерү заманнарында “Семсовхоз” һәм “Прогресс” хуҗалыкларының оешуы, үз дәверендә авыл хуҗалыгын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән хөрмәтле авылдашлар турында да тәфсилле итеп искә алынды.

Петровка авыл мәдәният йорты үзешчән иҗади сәнгать коллективы артистлары, концерт номерлары белән чыгыш ясап, кичәне тагын да җанландырып, ямьләндереп җибәрде.

“Минем авылым – минем Татарстаным” социаль-мәдәни эстафетасын безнең күршеләр – Зелёная Роща авылы җирлеге кабул итеп алды.

Ил тарихын гына түгел, кеше үзенең кече Ватаны тарихын да яхшы белергә тиеш. Туып-үскән җире белән кеше мәңгелеккә береккән ул. Хәтта читтә гомер итүчеләрнең дә кендек каны тамган җире аның төп таяну ноктасы булып кала.  Без туган җиребезне ихлас яратабыз. Имин генә булсын туган төбәгем!

О. КОНЫЧЕВА, Петровка мәдәният йорты мөдире.

Сәнгать җитәкчесе Г. Конычева фотосы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса