Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Кайгыларны уртаклашу көне

Менә тагын бер ел узып китте, бәгырьләрне телгәли торган Хәтер көне килеп җитте...

Мәрзия ЗАРИПОВА - БОРҺАНОВА,
улын ерак Әфганстан җирендә югалткан ана.
Карабаш бистәсе.

15 февраль... Кайгыларны уртаклашу көне ул. Кайберәүләр өчен бу көн, бәлки, бернәрсә дә аңлатмыйдыр да. Чөнки тарих китапларын укысаң, гел гади кешеләрнең балалары иза чигә бит. Начальство газизләре, безнең балалар кебек, берсе дә чит-ят илләрне саклап йөрми. Нигә һәм кемгә кирәк иде соң мондый мәгънәсез сугышлар? Без бит балаларны туган илне, торган йортны, әби-бабайлар нигезен сакласын өчен үстерәбез. Тау-ташлар арасында бандитларга каршы сугыштырып, үтертеп, үзләрен кара цинк табутта кайтарып тоттырдылар Ана кулына. Кеше күтәрә алмастай кайгының никадәр авыр икәнен үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр. Мәңгелек ярадан йөрәк әрни, күңел сыкрый...

Бөек Ватан сугышы кырларында танкта янып һәлак булган абыем турындагы хәбәрне алгач, әниемнең тәгәри-тәгәри елаганын бүгенгедәй хәтерлим. Берничә дистә ел узгач, минем үземә шундый олы кайгыны күрергә язды.
Йомгаклап, әйтәсе килгән сүзем шул: җитте чит илләрне, җирләрне сакларга. Үз халкыбызны кайгыртырга, аны күз карасыдай сакларга өйрәник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса