Укучы хатлары
Кайда телевидение?
Башка еллардагы кебек үк, быел да шәһәр бөек Тукаебызның туган көнен олылап үткәрде. Шагыйрь һәйкәле янында булган бәйрәм җыены аеруча матур итеп оештырылган иде. Бу турыда "Бөгелмә авазы" тәфсилләп язып чыкты инде. Җирле телевидение дә матур гына репортаж күрсәтер дип өметләнгән идек, насыйп булмады...
Соңгы вакытларда телевидениенең татарча тапшырулар чыгарылышыннан милләттәшләребез, гомумән, канәгать түгел. Ник дигәндә, телебезне бозу күренешләре ешаеп китте анда. Мәсәлән, экрандагы "официаль чыганаклардан" дигән сүзләрне "рәсми чыганаклардан" дип язуларын үтенеп, җаваплы хезмәткәргә мөрәҗәгать тә иткән идем, уйлап та карамадылар, ичмасам.
Дикторларның сөйләмнәрендә дә шундый ук хәл күзәтелә: сүзләрне бозып, яисә рус теленннән дөрес булмаган тәрҗемәдә бирәләр. Шуның нәтиҗәсендә әйтәсе килгән фикерләренең мәгънәсе кайбер очракларда капма-каршыга үзгәрә.
Әле күптән түгел генә җирле муниципаль телевидениесе директоры вазифасына керешкән җаваплы зат әлеге хилафлыкларны бетерү, телебезнең сафлыгын саклау өчен тырышыр дип ышанасы килә.
Ягсуп МОРТАЗИН,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса