Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Карабашта – Сабан туе

Олыларны олылау, уңганнарны хөрмәтләү бәйрәме.

Карабаш бистәсендәге Сабан туе быел 17 июнь көнне, башка еллардан аермалы буларак, кичке “чыра яктысында” түгел, ә әби-бабайларыбыз үткәргәнчә, якты кояш астында гөрләп узды. Моңа милли мәнфәгатьләрне алгы планга куеп эш итүче яраткан газетабыз “Бөгелмә авазы”нда басылып чыккан тәнкыйть мәкаләләре дә йогынты ясамый калмагандыр, билгеле.

Бистәбездә узган борынгы күркәм бәйрәмдә иң өлкәннәрне олылау һәм кечеләрне игътибарга алу да, ветераннарны һәм юбилярларны хөрмәтләү дә, иң тырыш һәм оста куллы хезмәт ияләрен тәбрикләү дә, иң көчлеләрне һәм җитезләрне барлау да, милли уеннар уйнау да, үзебезнең яраткан үзешчән артистларның һәм Казаннан килгән эстрада җырчылары чыгышларын карап-тыңлап хозурланулар да булды. Ашыйм дисәң – ашарга, эчим дисәң – эчәргә, алыйм дисәң – күңел теләгән бар нәрсәне алырга була иде анда. Кыскасы, оештыручылар бар яклап та тырышкан, татар халкының олуг традицион бәйрәме матур һәм күркәм узсын өчен көчләрен кызганмаган.

Мәркәзебездән килгән популяр эстрада йолдызлары Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева, Ләйсән Рәхимова чыгышлары, зур кунаклар: галим, археолог, академик Альберт Борһанов һәм якташыбыз, бүгенге көндә Чирмешән районының иң алдынгылардан саналган “Күтәмә” агрофирмасы җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллинаның катнашуы да ямь өстенә ямь өстәде.

Сезнең игътибарга тәкъдим итә торган бу фоторепортаж сурәтләрендә якташларым үзләрен таныр, быелгы Сабан туенда кичергән күңелле вакытларны күңелендә тагын бер кат барлап, кабат шатлыклы мизгелләр кичерер дип ышанып калам.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса